Реклама
10 октябрь 2015 яңалыклары
-
Мөслимдә "современный" пенсионерлар яши
Моннан 5-10 ел элек өлкәннәр компьютер белгечлеге буенча курслар уза дигән хәбәрне бик күпләр шаяру дип кенә кабул итәр иде. Бүген инде бу гадәти күренешкә әверелде. Яшьләр белән беррәттән хәзер олы яшьтәге кешеләр дә интернет ресурсларыннан файдаланып, замана техникасы белән тыгыз элемтәдә яши.
-
Тойгелде мәктәбе ремонтына өлкәннәр бәя бирде
Бу көннәрдә Тойгелде урта мәктәбе ветераннары капиталь ремонт кичергән бина белән танышып кайтты.
-
Олы Чакмак укучылары өлкәннәргә мәктәп бакчасында үстерелгән яшелчәләрне бүләк итте
Олы Чакмак төп гомум белем бирү мәктәбе укучылары өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Картлар һәм инвалидлар йортында булганнар. Укучылар монда тәрбияләнүчеләргә концерт номерлары тәкъдим иткәннәр, чәчәк бәйләмнәре тапшырганнар.
-
Яңа ачылган Мәлләтамак клубы өлкәннәрне хөрмәтләде
Август азагында гына ишекләрен ачкан мәдәният йортында үткән өлкәннәрне хөрмәтләү тантанасы, башка еллардан аермалы буларак, истәлеклерәк, вакыйгаларга баерак булды. Бәйрәм "Ләйсән" балалар бакчасы тәрбиячесе Лилия Хәмидуллина җитәкчелегендә бертөркем балалар чыгышы белән башланып китте. Эстафетаны мәктәп балалары күтәреп алды, укытучы апалары Рәсимә Гәрәева һәм Ландыш Нуриева белән бергә концерт номерлары бүләк...