Мөслим-информ

7 октябрь 2015 яңалыклары

  • 7 октябрь 2015 - 14:53
    Авылларда юл ремонты дәвам итә
    Авыл җирлекләрендә юл ремонтына соңгы вакытта игътибар артты. Ел башыннан алып күп кенә җирлекләрнең авыл урамнары төзекләндерелде. Күптән түгел генә бу эш Метрәй авылында тәмамланды.
  • 7 октябрь 2015 - 12:42
    Метрәй авыл җирлеге өлкәннәрен хөрмәтләде
    Традиция буенча, өлкәннәр ункөнлеге дәвамында пенсия яшендәге райондашларыбызны чәй табыны артында хөрмәтлиләр. Метрәй авыл җирлеге дә авлыдашларын мәктәп ашханәсендә әзерләнгән бәйрәм чакырды.
  • 7 октябрь 2015 - 10:05
    Грипптан качарга теләсәң, вакцина ясат
    Район поликлиникасына балалар өчен гриппка каршы "Гриппол+" вакцинасы кайтуын хәбәр иткән идек инде. 2000 дозада кайткан вакцина 6 айдан 17 яшькә кадәр 1568 балага ясалган.
  • 7 октябрь 2015 - 09:03
    "Ак чәчәкләр" - Мөслимдә
    14 октябрь көнне Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" әсәре буенча премьера була. Кинофильм 15.00 һәм 19.00 сәгатьләрдә күрсәтеләчәк. Билет бәясе - 100 сум.
  • 7 октябрь 2015 - 08:01
    Алар - кара исемлектә!
    Уңайлы нәрсәгә кеше бик тиз ияләшә. Әле кайчан гына мөслимлеләр чүпне махсус килүче машинага түгүне уңайлы түгел, дип зарланса, бүген инде күпләр бу уңайлыктан башка тормышны күз алдына да китерә алмый.
  • 7 октябрь 2015 - 07:54
    Район авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов белән очрашачак
    Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне уңаеннан бүген Казанда зур бәйрәм чарасы оештырыла. Республиканың төрле шәһәр-районнарыннан килгән алдынгы хезмәтчәннәрне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итәчәк.
  • 7 октябрь 2015 - 06:39
    Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия-ташламалар күләме чикләнде
    2015 нче елның 29 июнендә кабул ителгән "Россия Федерациясе Торак кодексына һәм аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында"гы 176-ФЗ санлы Федераль Закон белән торак бинага һәм коммуналь хезмәтләргә түләүгә ташламалар өлешендә берничә федераль законга үзгәрешләр кертелде.
  • 7 октябрь 2015 - 05:11
    Мәлләтамак авылыннан Зәйнәп апа Гәйнетдинова РФ Президенты котлавын кабул итте
    6 октябрь көнне Мәлләтамак авылында гомер итүче Гәйнетдинова Зәйнәп Әюп кызы Россия һәм район җитәкчелегенең котлавын кабул итте. Ветеранны 90 яшьлек юбилее котлап, РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм күчтәнәч пакетлары тапшырдылар.
Реклама
Реклама