Реклама
5 октябрь 2015 яңалыклары
-
Метрәй мәктәбе икеләтә бәйрәм оештырды
5 октябрь көнне Метрәй башлангыч мәктәбендә дә Өлкәннәр көненә һәм Укытучылар көненә багышлап зур бәйрәм чарасы оештырылды. Кунакка килгән өлкәннәргә концерт номерлары тәкъдим ителде, алар түгәрәк өстәл артында җыелып, истәлекләрен яңарттылар.
-
Октябрь - чисталык айлыгы дип игълан ителде
Октябрь ае җирлегебездә чисталык айлыгы дип игълан ителде. Аның кысаларында һәр атнаның җомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә район территориясендә өмәләр оештырылачак.
-
Музей хезмәткәрләре өлкәннәрне самовар чәе белән сыйлады
Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Туган як музее "Самоварым чәйләре" исемеле чәй мәҗлесе үткәрде. Кунакларга музей буенча экскурсия дә тәкъдим ителде.
-
Янгын сүндерү часте хезмәткәрләре укучылар белән очрашты
Мөслим урта мәктәбе базасында 7-10 сыйныф укучылары өчен гадәти булмаган тормыш иминлеге нигезләре дәресләре үзды. Аларны районның янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре алып барды.
-
77 машина йөртүче мөслимле штрафын түләмәгән өчен җәзага тартылган
Районның ДАИ хезмәткәрләре кисәтә: штрафларны вакытында түләү зарур! 60 көн эчендә түләнмәгән штрафлар яңадан зур күңелсезлекләр китереп чыгарырга мөмкин.
-
Игътибар, кагыйдә бозган җәяүлеләр дә җаваплылыкка тартыла
Республика буенча, шул исәптән, безнең районда да "Җәяүле-2015" ункөнлеге бара. Профилактик операция барышында җәяүлегә юл бирмәгән бер шоферга, юл кагыйдәләрен бозып, тыелган урында юл аша чыккан биш җәяүлегә, зур юлга велосипед белән чыккан балигъ булмаган дүрт яшьүсмернең әти-әниләренә административ беркетмәләр төзелде.
-
Китапханә - гомерлек мәктәп
Баланлы авылы китапханәсендә 1 сыйныф укучылары белән "Китапханә - гомерлек мәктәп" дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрелде. Укучылар китап алу һәм тапшыру, китапханәнең эчке тәртип кагыйдәләре белән таныштылар. "Мин өйрәнәм" сериясе материаллары буенча әңгәмә үтте.
-
Яңа җитәкчеләр билгеләнде
Район хакимияте бинасында узган иртәнге планлаштыру утырышында көн кадагындагы мәсьәләләргә аерым игътибар бирелде. Урып-җыю компаниясенең нәтиҗәләре һәм терлекчелектә кышлатуга әзерлек, ягулык сезонын башлау буенча эшләнгән эшләр һәм бурычлар турында сөйләшү булды.
-
Район башлыгы Р.Муллин мәгариф хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде
Хөрмәтле укытучылар, мәгариф хезмәткәрләре! Сары яфраклар шавы, октябрьнең көзге сулышы белән көзнең күркәм, ямьле бәйрәмнәренең берсе - Укытучылар көне якынлаша. Татарстан укытучылары да 5 нче октябрьдә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен киң колач җәеп бәйрәм итәләр Укытучы башка һөнәрләргә юл ачучы. Балаларның олы тормышка аяк басуында, киләчәктә үз юлын табуында аның роле...