Бүген Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында Өлкәннәр көне уңаеннан зур тамаша узды. Төрле авыл җирлекләрендә хезмәт куйган, лаеклы ялга чыккач оешмалары юкка чыккан райондашларыбыз район үзешчәннәре әзерләгән концерт программасы карады. Район башлыгы Рамил Муллин тантана ачып җибәреп, өлкән яшьтәге мөслимлеләргә куйган тырыш хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде.