1 октябрь 2015 яңалыклары
-
1 октябрь 2015 - 13:54Гимназия укучылары өлкәннәрне хөрмәтләдеБүген өлкәннәр ункөнлеге кысаларында районда төрле чаралар оештырылды. Шуларның берсе Мөслим гимназиясендә узды. 14 сыйныф укучылары лаеклы ялдагы укытучылар, районыбызның хөрмәтле ветераннары белән очрашты.
-
1 октябрь 2015 - 12:36Илсур Закиров: "Продукция җитештерүне арттыру өчен районның мөмкинлекләре бар"Бу көннәрдә җирлегебездә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан килгән комиссия эшләде. Алар терлекчелек тармагын тикшереп анализ ясадылар, киңәш-тәкъдимнәрен җиткерделәр.
-
1 октябрь 2015 - 11:30Китапханә хезмәткәрләре өлкәннәрнең өйләренә йөриРайон үзәк китапханәсенең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан районыбызда яшәүче әби-бабайлар белән очрашулар үткәрә.
-
1 октябрь 2015 - 10:28Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан планлаштырылган чаралар1-10 октябрь - барлык оешма-предприятиеләрдә өлкәннәрне хөрмәтләү чаралары.
-
1 октябрь 2015 - 09:272 октябрь көнне күп кенә авылларда ут булмаячак2 октябрь көнне 10.00-14.00 сәгатькә кадәр Яңа Сәет, Кырынтау, Исәнсеф-Чишмә, Усаклык, Мари Бүләр авылларында ут булмаячак. Шулай ук 2 октябрь көнне 12.00-17.00 сәгать аралыгында Тамьян, Тугаш, Креп-Краснояр, Түбән Табын, Югары Табын, Тегермәнлек, Мәллә Тамак авылының Нарат Асты авылы ягында линияләрдә ремонт эшләре булу сәбәпле электр бирү туктатылып торачак, дип хәбәр...
-
1 октябрь 2015 - 08:2621 сентябрьдән мәктәпләрдә олимпиадалар башландыМәктәптә укытылы торган һәр фәннән узучы бу чараның координаторлары булып директорның укыту буенча урынбасарлары тора. Эшләрне карар нигезендә билгеләнгән укытучылардан торган жюри тикшерәчәк. Олимпиаданың мәктәп туры 1 ай булыр дип планлаштырыла.
-
1 октябрь 2015 - 07:13Архив хезмәткәрләре тарафыннан 1014 архив белешмәсе әзерләнгән2015 елның 1 январеннән 30 сентябренә кадәр Мөслим муниципаль районы башкарма комитетының архив бүлеге тарафыннан 1024 мөрәҗәгать кабул ителде.
-
1 октябрь 2015 - 06:10Сентябрь аенда районда 25 бала туганГражданнар хәлен актлар теркәү бүлегеннән алынган мәгълүмәтләргә караганда сентябрь аенда 25 сабый тәүге авызын салган, 25 кеше якты дөнья белән хушлашкан. Узган айда 22 пар, балдаклар белән алышкан, 6 пар аерылышкан.
-
1 октябрь 2015 - 05:06Район башлыгы Р. Муллинның Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан котлавыМөслим муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үземнең исемнән Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан иң җылы һәм ихлас котлауларымны җиткерәм!