28 сентябрь 2015 яңалыклары
-
28 сентябрь 2015 - 14:46Изге бәйрәм көнендә изге эштә булыйк!"Туган як" агрофирмасы Корбан гаетенә багышлап тана чалдырган һәм Саклаубаш, Түбән Табын, Мәллә җирлекләренә бүлгән. Мәллә Тамак авыл җирлеге үзенә тигән өлешен мәчеткә намазга йөрүче өлкән яшьтәге мохтаҗларга тараткан.
-
28 сентябрь 2015 - 12:44“Экстремизмга – юк!” дигән баш астында диспут уздырылганШимбә көнне Яңа Усы авылы клубында яшьләр арасында "Экстремизмга - юк!" дигән баш астында диспут уздырылган. Диспутта ялга кайткан студентлар, авыл яшьләре катнашкан.
-
28 сентябрь 2015 - 11:42Профсоюзга 110 яшь23 сентябрьдә мәгариф учреждениеләренең профсоюз оешмасы рәисләре Татарстанның һәм Россиянең профсоюз хәрәкәтенең 110, Татарстан мәгарифенең 25 еллыгын билгеләп үттеләр.
-
28 сентябрь 2015 - 10:35Мәктәп укучылары "тере" язучылар белән очраштыТатар әдәбияты көннәре кысаларында районыбызга бертөркем язучылар килә дигән сүзне ишеткәч, йөрәкләр җилкенеп куйды. Бу уку елында кайсы тере язучыны, я булмаса шагыйрьне күрербез икән?
-
28 сентябрь 2015 - 09:32Районда 9 бала аллергия белән хастаханәгә салынганРайон үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегеннән алынган мәгълүмәтләргә караганда, узган атнада 154 чакыру булган, шуларның 26 үзләре килгән.
-
28 сентябрь 2015 - 08:30Иске карамалылылар корбан итеннән казанда пешкән пылаудан авыз итте25 сентябрь көнне Иске Карамалы авылы мәдәният йорты янында авыл жирлеге башлыгы Илнур Кәримов, Борһан мәчете имам хатибы Сөләйман хәзрәт, Күбәк урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары, «Кояшкай»балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, мәчеткә йөрүче апалар, авыл халкы катнашында Корбан бәйрәме узды.
-
28 сентябрь 2015 - 07:26Октябрьдә авыл урамы ремонтланганУзган атнада Октябрь авылының Советская урамында ремонт эшләре узды, дип хәбәр итәләр Октябрь авыл җирлегеннән. "Мост" җәмгыяте эшчеләре тарафыннан урамның 800 метр озынлыктагы арасына гравий түшәлгән. Бу эш халыктан җыелган үзарасалым акчасына эшләнгән.
-
28 сентябрь 2015 - 06:24Хәрби хезмәткә чакырылыш башландыХәрби хезмәткә көзге чакырылыш компаниясе эшли башлады. Бүген 18 яше тулган егетләр район поликлинникасында медицина тикшеренүен уза башлады. Табиблар нәтиҗә ясаганнан соң, яшүсмерләр хәрби хезмәткә чакырылыш комиссиясе белән очрашачак.
-
28 сентябрь 2015 - 05:21Үзәк поликлинника элеккеге бинасына күчтеРемонт эшләре башкарылу сәбәпле, 28 сентябрьдән үзәк поликлиника авыруларны район мәгариф идарәсе бинасының (элеккеге поликлиника) беренче этажында кабул итә.