23 сентябрь 2015 яңалыклары
-
23 сентябрь 2015 - 13:39Мәдәният йортына күргәзмәгә рәхим итегез!"Мөслим туган як музее" райондашларны Татарстан Республикасы Милли музее тарафыннан оештырылган Татарстан Республикасы төзелүнең 95 еллыгына багышланган "Республиканың тууы" дип исемләнгән күргәзмәгә чакыра.
-
23 сентябрь 2015 - 12:31Мөслим районында барлык төр иминият һәм дәүләт пенсияләрен билгеләү өчен Россия Пенсия фонды аша электрон гариза кабул итү башландыХәзер район җирлегендә яшәүчеләр иминият һәм дәүләт пенсияләрен билгеләтү өчен Россия Пенсия фонды сайтының "Иминиятләштергән затның шәхси кабинеты" (www.pfrf.ru) аша гариза бирә ала. Болай эшләгәндә, пенсия фондына килеп, клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итү кирәк түгел.
-
23 сентябрь 2015 - 10:271 нче октябрьдән үзәк мәчеттә хатын-кызлар һәм балалар өчен укулар башланаҮткәрү вакыты: хатын-кызлар өчен 18.00 сәгатьтә, ир балалар өчен 16.00 сәгатьтә. Биредә иман дәресләре, гарәп графикасы өйрәтеләчәк. Укучылар шулай ук коръән серләренә дә төшенәчәк. 2 нче октябрьдән 18.00 сәгатьтә шушындый ук укулар ир-атлар өчен дә оештырылачак.
-
23 сентябрь 2015 - 09:25Җир, милек һәм транспорт салымнарын түләүчеләр игътибарына!1 нче октябрьгә кадәр җир, милек һәм транспорт салымнарын түләп бетерүне сорыйбыз, дип хәбәр итәләр Мөслим авыл җирлеге Башкарма комитетыннан.
-
23 сентябрь 2015 - 08:23Яңа Усы мәктәбе укучылары Сөмбелә бәйрәмен билгеләп үттеЯңа Усы авылы китапханәсендә "Сөмбелә бәйрәме" үтте. Китапханәче Сөмбелә бәйрәме турында кыскача аңлатма бирде, мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар әйтте. Соңыннан "Могҗизалар кыры" уены уйнатылды.
-
23 сентябрь 2015 - 07:112016 елда укучылар БДИны элеккечә, вакытыннан алда һәм төп дулкында тапшыра алачак2016 елның 21 мартыннан 9 апрельгә кадәр 2016 елның йомгак аттестациясен узган елларда мәктәпне тәмамлаучылар һәм педагогик совет карары буенча рөхсәт бирелгән чыгарылыш сыйныф укучылары тапшыра ала.
-
23 сентябрь 2015 - 06:55Ә син ГТО тапшырдыңмы?2014 елның 9 июленнән мәгариф һәм фән министрлыгы инициативасы буенча Татарстан - урта гомумбелем бирү учреждениеләренә ГТО кертелүче РФ субъектлары исемлегенә керде. Уку елы башлану белән комплексны сынап карау район мәктәпләрендә дә башланды.
-
23 сентябрь 2015 - 05:52Автомобильсез бер көн: акциягә мөслимлеләр актив кушылдымы?"Мизгел" яшьләр үзәге һәм "Очкын" активистлар хәрәкәте егет-кызлары автомобильсез бер көн акциясенә кушылучыларны иртәдән үк күзәтә башлады. Шактый мөслимлеләр, шул исәптән район башлыгы Рамил Муллин һәм башка бик күп җитәкчеләр иртәнге планлаштыру утырышына, хактан да, җәяү килде. Сәламәт тормыш рәвешен пропагандалаучы буларак аларга активистлар махсус лента тапшырды.
-
23 сентябрь 2015 - 04:51Район башлыгы Р. Муллин мөслимлеләрне Корбан гаете белән тәбриклиСезне якынлашып килүче Корбан гаете уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм.