18 сентябрь 2015 яңалыклары
-
18 сентябрь 2015 - 17:53Укучылар Ык буен чистарттылар17 сентябрь көнне лицей һәм мөслим урта мәктәбе укучылары район мәхтәсибәте белән берлектә Ык буена өмәгә чыктылар. укучылар ярдәме белән су буйлары чүптән арындырылды. Соңыннан районның икмәк кабул итү һәм эшкәртү преприятиясе балаларны тәм-томнар һәм плау белән сыйлады.
-
18 сентябрь 2015 - 10:29Безнең яшь армиячеләр җиңүгә ирештеАлдан хәбәр иткәнебезчә, 15 сентябрь көнне Казан шәһәрендә "Патриот" дип аталган призывка кадәр әзерлек республика үзәгендә "Алга, яшь армиячеләр" дигән исем астында спортның хәрби-кулланма төрләре буенча ярышлар узды.
-
18 сентябрь 2015 - 09:49Көн дә кичен Мөслим урамнарын төтен чорнап алаМөслимлеләр көз җитү белән янәдән чүп яндыру проблемасы белән очрашты. Көн дә кичен райондашларыбыз ярыша-ярыша бакча чүпләрен, корыган-яфрак үләннәрне ихатасында яндыра. Билгеле, биологик көнкүреш калдыкларының барсын да чүп машинасына чыгарып булмый.
-
18 сентябрь 2015 - 08:08Прокуратура 59 яшьлек Әбүгали Хөснимәрдановка карата кузгатылган җинаять эше буенча гаепләү нәтиҗәсен расладыУл җинаять эшләүдә РФ ҖКның 105 маддәсе 1 бүлегенә (үтерү, ягъни икенче кешегә алдан уйлап үлем китерү) нигезләнеп гаепләнә.
-
18 сентябрь 2015 - 07:0621-25 сентябрь көннәрендә кайбер авылларда ут бетеп торачак21 сентябрь көнне Мәллә Тамак авылының Нарат Асты авылы башында 10-16 сәгатькә кадәр, Әлмәт авылында 11-15 сәгатькә кадәр, 21-25 сентябрь көннәрендә Үрәзмәт авылының Колхоз, Яңа Сәет авылының Мирный урамнарында, Кырынтау, Исәнсеф-Чишмә, Усаклык, Мари Бүләр авылларында тулысынча 9-16 сәгатьләргә кадәр линияләрдә ремонт эшләре булу сәбәпле электр бирү туктатылып торачак, дип хәбәр...
-
18 сентябрь 2015 - 05:02Игелекле Исламовлар гаиләсе"Агромастер" җитештерү компаниясе генераль директоры Илгиз Исламов хәйрияче буларак райондашларыбызга яхшы таныш. Шушы көннәрдә алар тормыш иптәше Кадрия Ягъфәр кызы белән картлар йортына 50 мең сум күләмендә - төзү материаллары һәм сантехника җиһазлары алуда ярдәм күрсәттеләр.