Мөслим район үзәк китапханәсендә масштаблы реконструкция эшләре башланды. Китапханәнең төп өлеше икенче катка күчерелә, китапларның күп өлеше авыл китапханәләренә таратылды. Китапханәдә 58 мең китап исәптә тора. Аларның күбесе район мәдәният йортында сакланачак.