Мөслим-информ

17 сентябрь 2015 яңалыклары

  • 17 сентябрь 2015 - 15:07
    Мөслимгә Татар әдәбияты көннәре узачак
    Россиядә әдәбият елы кысаларында 21-22 сентябрь көннәрендә җирлегебездә Татар әдибияты көннәре үткәреләчәк. Мөслимгә ТР Язучылар берлеге Рафис Корбан җитәкчелегендә бертөркем язучылар, тел һәм әдәбият галимнәре килүе көтелә.
  • 17 сентябрь 2015 - 14:02
    Корбан гаетен үткәрү тәртибе
    24 сентябрьдә барча мөселман дөньясы зурлап Корбан гаетен бәйрәм итәчәк.
  • 17 сентябрь 2015 - 13:15
    МТВ 16.09.2015
  • 17 сентябрь 2015 - 13:05
    Мөслимдә узган иптәшләрчә футболда район яшьләре чемпион булды
    Мөслим лицееның футбол мәйданчыгында иптәшләрчә турнир узды. Киеренке уеннан соң Мөслимнең яшьләр командасы турнирның чемпионы булды.
  • 17 сентябрь 2015 - 12:03
    Лицей укучылары мәгариф ветераннарына шефлык ярдәмә күрсәтә
    Мөслим лицее укучылары шефлык эшен дәвам итә. Мәктәпнең 6 а сыйныфы укучылары инде берничә ел рәттән мәгариф ветераны Әнисә апа Салиховага ярдәм күрсәтә.
  • 17 сентябрь 2015 - 11:01
    Дәүләт хезмәтләре порталы елдан ел популялаша
    2015 елның беренче яртыеллыгында татарстанлыларга 24,9 млн электрон хезмәт күрсәтелгән. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 76% күбрәк, дигән сүз.
  • 17 сентябрь 2015 - 10:56
    Ихатада чүп яндырган өчен - 3 мең штраф
    Бу көннәрдә район күзәтчелек бүлеге белгечләре район үзәге урамнары буенча рейдлар оештыра. Рейд барышында ишегалдында чүп яисә башка көнкүреш калдыгын яндырган гражданнар җаваплылыкка тартыла.
  • 17 сентябрь 2015 - 08:37
    Быел сентябрь җылы килде
    Район метеостанциясеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, сентябрь аеның беренче ункөнлегендә уртача һава температурасы +13,8 градусны тәшкил иткән.
  • 17 сентябрь 2015 - 07:35
    Пенсия фонды өлкәннәр арасында "Рәхмәт интернетка" дигән бәйге игълан итә
    Россиядә беренче тапкыр "Рәхмәт Интернетка - 2015" дип исемләнгән Бөтенроссия конкурсы игълан ителә. Әлеге бәйгедә пенсионерларның компьютер белгечлеге буенча шәхси мөмкинлекләре ачыкланачак.
  • 17 сентябрь 2015 - 06:20
    Үзәк китапханәдә ремонт башланды
    Мөслим район үзәк китапханәсендә масштаблы реконструкция эшләре башланды. Китапханәнең төп өлеше икенче катка күчерелә, китапларның күп өлеше авыл китапханәләренә таратылды. Китапханәдә 58 мең китап исәптә тора. Аларның күбесе район мәдәният йортында сакланачак.
  • 17 сентябрь 2015 - 05:18
    Сессия булачак
    18 сентябрь көнне Әмәкәй авылында авыл җирлеге советына һәм район советына депутатлар сайлау буенча сессия үзачак. Корбан гаете бәйрәменә әзерлек йөзеннән мәчет ишек алды чистартылган.
Реклама
Реклама