Мөслим-информ

15 сентябрь 2015 яңалыклары

  • 15 сентябрь 2015 - 12:07
    Район үзәк хастаханәсенә 1400 доза “Гриппол+” вакцинасы кайтты
    Вакцина 6 айдан 17 яшькә кадәр балаларга ясала. Әти-әниләр балаларын вакцина ясату өчен район үзәк хастаханәсенең балалар консультациясенә 8.00 дән 15.00 сәгатькә кадәр алып килә ала. Төшке ял - 12.00-13.00 сәгатьләрдә.
    742
    0
    0
  • 15 сентябрь 2015 - 10:01
    Мөслимгә галимнәр һәм язучылар килә
    Россиядә әдәбият елы кысаларында 21-22 сентябрь көннәрендә җирлегебездә Татар әдибияты көннәре үткәреләчәк. Мөслимгә ТР Язучылар берлеге Рафис Корбан җитәкчелегендә бертөркем язучылар, тел һәм әдәбият галимнәре килүе көтелә.
    801
    0
    0
  • 15 сентябрь 2015 - 08:58
    Мөдәмил Әхмәтовның "Кайту" китабы дөнья күрде
    Шушы көннәрдә озак еллар Мөслим матбугат үзәген җитәкләгән журналист, шагыйрь Мөдәмил Әхмәтовның "Кайту" дип исемләнгән китабы дөнья күрде. Китап 100 данәдә "Ихлас" нәшриятында басылды.
    800
    0
    0
  • 15 сентябрь 2015 - 07:47
    Мөслимдә "Частник" операциясе бара
    Районда барган "Частник" операциясе шактый тәртип бозуларны ачыкларга ярдәм итте, дип хәбәр итә районның ДАИ бүлеге начальнигы Айнур Хәйретдинов.
    829
    0
    0
  • 15 сентябрь 2015 - 06:43
    Балаларын креслодан башка машинада йөрткән 100дән артык райондашыбыз җаваплылыкка тартылды
    Республика буенча игълан ителгән "Игътибар - балалар" профилактик операциясе төгәлләнде. Районда да аның кысаларында шактый чаралар үткәрелеп, район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре мәктәп укучылары белән очрашып, тәрбия дәресләре үткәрде.
    800
    0
    0
  • 15 сентябрь 2015 - 05:39
    Югары Табын авылында 1990 нчы елгы кыз бала исерек килеш руль артында тоткарланган
    Нәтиҗәдә аның машинасы кеше коймасына килеп бәрелгән. ЮХИДИ хезмәткәрләре ачыклаганча, исерек шофер кеше машинасына утырудан тыш, аның әле машина йөртү таныклыгы да булмаган. Спиртлы эчемлекләр кулланып руль артына утырган райондашыбыз 10 тәүлеккә сак астына алынды.
    318
    0
    0
  • 15 сентябрь 2015 - 05:36
    Рөстәм Миңнеханов 94,4 процент белән җиңде
    14 сентябрьдә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә республика Президенты сайлаулары нәтиҗәләре беркетмәсенә кул куелды. Сайлауларда 2 306 844 кешенең, ягъни 94,4 процент тавыш җыеп, Рөстәм Миңнеханов җиңде. Иртәгә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә аңа Президент таныклыгы тапшырачаклар.
    904
    0
    0
Реклама
Реклама