11 сентябрь 2015 яңалыклары
-
11 сентябрь 2015 - 15:02Мәктәпләргә, балалар бакчаларына җылы бирелдеБүген район үзәгендә барлык бюджет оешмаларына да җылы бирелде. Бу - мәктәпләр, балалар бакчалары, хакимият бинасы һәм гомуми җылылык системасыннан кулланучы барлык оешма-предприятиеләр.
-
11 сентябрь 2015 - 13:47Лицейлылар: "Ышанырга вакыт!""Ышаныч телефоны" оешуга 5 ел тулу уңаеннан лицейда "Ышанырга вакыт!" дигән исем астында тәрбия сәгатьләре оештырылды. 5-9 класслар белән очрашуга социаль яклау бүлеге психологы килде, ә башлангыч классларда исә, класс җитәкчеләре үзләре үткәрделәр.
-
11 сентябрь 2015 - 12:46Лицей укучылары "Көзге игелек атнасы" акциясенә кушылды7-14 сентябрь көннәрендә лицейда "Игелеклелек атнасы" акциясе кысаларында төрле чаралар оештырылды. Светлана Иванова җитәкчелегендә башлангыч класс укучылары "Миләшкәй" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә уенчыклар алып барганнар.
-
11 сентябрь 2015 - 11:40Каенсаз авылында яңа мәчет ачылдыБу көнне 100 елдан артык тарихы булган Каенсаз авылында да истәлекле вакыйга булды. Игелекле райондашыбыз Ринат Насретдиновның матди ярдәме һәм башка бик күп дин кардәшләребезнең булышлыгы белән сафка баскан мәчет ачылды.
-
11 сентябрь 2015 - 10:44Мөслимдә Җәмигъ мәчетенә нигез салындыБүген Мөслимгә мәртәбәле кунаклар - Татарстан Җөмһүрияте Диния нәзарәте рәисе һәм мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Госман хәзрәт Исхакый, күрше-тирә район һәм шәһәрләрнең мөхтәсибләре килде. Район башлыгы Рамил Муллин кунакларны Мөслимнең яңарган, реконструкция кичергән һәм яңа сафка баскан объектлары белән таныштырып йөрде.
-
11 сентябрь 2015 - 08:58Линияләрдә ремонт эшләре булу сәбәпле кайбер авылларда ут булмаячак14-18 сентябрь көннәрендә, һәр көнне 09.-17 сәгатьләрдә Үрәзмәт авылының Советская, Колхоз урамнарында, Яңа Сәет, Кырынтау, Исәнсеф-Чишмә, Усаклык, Мари Бүләр авыллырында тулысынча линияләрдә капиталь ремонт үткәрелү сәбәпле, электр бирү туктатылып торачак, дип хәбәр итәләр электр челтәрләре җәмгыятеннән.
-
11 сентябрь 2015 - 07:38Озакламый Мөслимнең бөтен урамнары да тротуарлы булачакРайон үзәге бүген шәһәрләр белән тиңләшерлек. Үткән ел башланган тротуарлар салу эше быел тагын да зуррак масштабта дәвам итә. Бүген Мөслимнең үзәк урамнарында гына түгел, әйләнеч юлларда да җәяүлеләр юлы ясала.
-
11 сентябрь 2015 - 06:35Кооператив урамында ишегалды бәйрәме уздыИшегалды бәйрәме районыбызда традициягә әйләнеп килә. Район үзәгенең Кооператив урамында узган бәйрәм район мәдәният бүлеге тарафыннан әзерләнде. Бәйрәмгә җыелган халыкны иң элек район башлыгы Рамил Муллин котлады.
-
11 сентябрь 2015 - 05:24Мөслимдә тагын бер инвестицион йорт ачылдыМөслим үсә, матурая, яңа йортлар калка. Кооператив урамында төзелгән инвестицион йорт Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы тарафыннан сафка бастырылды. Инвестицион йортны ачу тантанасында район башлыгы Рамил Муллин катнашты. "Мөслим хуҗалык-ара төзелеш оешмасы" быел шундый бер йортны кулланылышка тапшырган иде инде.