10 сентябрь 2015 яңалыклары
-
10 сентябрь 2015 - 14:00"Туган як" алдынгы механизаторларына премия тапшырдыХуҗалыкларда урып-җыю бара. Туганяклылар бодай суктыруны инде төгәлләп килә. Агрофирма 2800 гектарда - бодай, 1100 гектарда - арпа, 140 гектарда борчак суктырды. Бодай һәм арпаның уртача гектар биреме 18-23 центнер тәшкил итә.
-
10 сентябрь 2015 - 13:5690 яшьлек Габдрахман абый РФ Президенты һәм район башлыгының котлавын кабул иттеБүген Югары Табын авылында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Габдрәхимов Габдрахман Габдрәхим улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
-
10 сентябрь 2015 - 12:45Мәлләтамак авылында күпфункцияле үзәк ачылды10 сентябрь көнне Мәлләтамак авылында күпфункцияле үзәк кулланылышка тапшырылды. "Евростиль" подряд оешмасы көче белән сафка бастырылган әлеге корылма 200 урынлык тамаша залы, китапханә, ФАП һәм җирле үзидарәне берләштерә.
-
10 сентябрь 2015 - 11:43Велосипедның отражательләре булырга тиешУзган атнада Мөслим-Әлмәт юлында, Тойгелде авылы янында 22.00 сәгать тирәсендә юл-транспорт һәлакәте булды. Бакалы районы кешесе "Калина" машинасы белән велосипедчыны бәрдергән. Мәскәүдән Ташлыяр авылына кунакка кайткан 1980 елгы ир-ат вакыйга булган урында үлгән.
-
10 сентябрь 2015 - 09:40Айнур Җәлилов янәдән җиңүчеБашкалабызның теннис академиясендә бадминтон буенча беренче россиякүләм рейтинг турниры старт алды. "Таtarstan Open Junior" ("Татарстанны яшьләр ача") исеме астында узучы турнирда республика командасы уңышлы чыгыш ясады.
-
10 сентябрь 2015 - 08:373 яшькә кадәрге балаларга үзәк поликлинника бушлай ризык өләшә3 яшькә кадәрле баласы булган аз керемле гаиләләргә район үзәк поликлиникасының сөт кухнясыннан ай саен сөт продукциясе - витаминлы сөт, кефир, эремчек бирелә.
-
10 сентябрь 2015 - 07:36Иртәгә Мөслимнең Тукай урамында ут булмаячакЛинияләрдә ремонт эше бару сәбәпле, иртәгә Мөслимнең Тукай урамында 24-54 йортлары аралыгында 13.00 сәгатьтән алып 16.00 сәгатькә кадәр ут булмаячак, дип хәбәр итәләр подстанциядән.
-
10 сентябрь 2015 - 06:35Сәнгать мәктәбендә театр артистларын әзерләү буенча түгәрәк эшлиМөслим сәнгать мәктәбендә "Якты йолдыз" балалар театр коллективы эшләп килә. Уку программасы кызыклы һәм күп төрле. Укучылар актер осталыгы, сәхнә сөйләм теле, сәхнә хәрәкәте белән беррәттән вокал, хореография дәресләрен дә ойрәнә.
-
10 сентябрь 2015 - 05:33Спорт мәктәбе волейбол белән шөгыльләнергә теләүчеләрне көтәРайон балалар һәм яшьүсмерләр спорт мәктәбенең волейбол түгәрәгенә 2005- 2006 елгы укучыларны җыю бара.