8 сентябрь 2015 яңалыклары
-
8 сентябрь 2015 - 14:15Рифкать Миңнеханов "Миләшкәй" балалар бакчасына велосипедлар бүләк иттеБүген Мөслимгә эш визиты белән Россия эчке эшләр министрлыгы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов килде. Аны район башлыгы Рамил Муллин озатып йөрде. Р. Миңнеханов район эчке эшләр бүлеге, район суды һәм прокуратура эшчәнлеге белән танышты, Мөслимнең истәлекле урыннарында булды.
-
8 сентябрь 2015 - 12:03Матурлык алиһәсе Митальданы беләсезме?Тирә-яныбызда матурлык тудыручылар аз түгел. Алар арасында Мөслимдә гомер итүче Митальда Апсаттарова да бар. Минзәлә районы Чупай авылы кызы кечкенәдән матурлыкка гашыйк була.
-
8 сентябрь 2015 - 11:02Яңа Усыда Таҗи Гыйззәтне искә алдыларЯңа Усы авылы китапханәсендә татар драматургиясенең күренекле вәкиле, театр эшлеклесе, актер Таҗи Гыйззәтнең тууына 120 ел тулу уңаеннан "Әдәбиятка театрдан килгән драматург" дигән исем астында китап укучылар белән әңгәмә үтте.
-
8 сентябрь 2015 - 10:00Мөслимдә "Агуша" дип исемләнгән яшь әниләр берләшмәсе эшли башладыКапиталь ремонт тәмамланганнан соң, Иске Карамалы авылы китапханәсе яңа сулыш белән үзенең эшен башлап җибәрде. Биредә1 яшькә кадәрле һәм аннан да зуррак балалары булган "Агуша" яшь әниләр берләшмәсе дә эшли башлады.
-
8 сентябрь 2015 - 09:55Районда 300гә якын бала мәктәп маршруты белән укырга йөриУкулар башланды һәм мәктәп маршрутларын юлларда хәзер ешрак күрергә була. Бу уку елында 27 авылдан 277 бала мәктәп маршруты белән база мәктәбенә укырга йөри. Укучылар йөртүче автобусларга тахогрофлар, видеофиксаторлар да куелган.
-
8 сентябрь 2015 - 08:14Мөслимгә урология җиһазы кайтачакРайон үзәк хастаханәсендә булган ремонттан соң хастаханәнең танымаслык булып үзгәрүе авыруларга күрсәтелүче хезмәт өлкәсен дә сыйфатлырак итте.
-
8 сентябрь 2015 - 07:05Гарасаттан зыян күргән 13 кеше хастаханәгә салынган7 сентябрь көнне Казанда булган давыл аркасында 19 кешенең сәламәтлегенә зыян килүе хакында хәбәр ителгән иде инде. Алар хакында яңа мәгълүматлар пәйда булды.
-
8 сентябрь 2015 - 06:57Мәскәүдән Ташлыяр авылына кунакка кайткан 1980 нче елгы ир-ат вакыйга булган урында җан биргәнУзган атнада Мөслим-Әлмәт юлында, Тойгельде авылы янында кичке уннар тирәсендә юл-транспорт һәлакәте булды. Бакалы районы кешесе "Калина" машинасы белән велосипедчыны бәрдергән.
-
8 сентябрь 2015 - 05:09Әкиятче бабай - Зариф Мөэминовның "Маҗара" китабы дөнья күрде"Татмедиа" АҖ филиалы булган "Идел-Пресс" полиграфия-нәшрият комплексында исеме фольклорчы-галимнәргә яхшы таныш булган, "Татар энциклопедик сүзлеге"нә кереп калган тарихи шәхес, Октябрь (Теләнче) авылында туып-үскән, гомер кичергән, Мөслим районы авылларында озак еллар мөгаллимлек иткән Зариф Мөэминов (1893-1966) төзегән җыентык "Маҗара" исемле китап итеп бастырылып чыгарылды.