25 август 2015 яңалыклары
-
25 август 2015 - 11:59Исәнсеф авыл җирлегендә халык җыеннары уздыРайонның җирле үзидарәләрендә план нигезендә авыл җыеннары оештырыла. Шундый очрашуларның чираттагысы Исәнсеф авыл җирлегенең Тат.Бүләр һәм Үрәзмәт авылларында узды.
-
25 август 2015 - 11:04"Авыл клублары" республика программасы нигезендә соңгы елларда Мөслимдә 3 клуб төзелгәнҖирлегебездә Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты, 25 авыл мәдәният йорты, 24 авыл клубы, сәнгать мәктәбе, 32 филиалы һәм үзәк балалар китапханәсе булган үзәкләштерелгән китапханә эшли. Аларда барлыгы 281 кеше хезмәт куя, шуларның 196сы - мәдәният хезмәткәрләре.
-
25 август 2015 - 09:16Мөслимдә 8000 нән артык кеше системалы рәвештә спорт белән шөгыльләнәАктив һәм сәламәт тормыш рәвеше алып бару өчен районда барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. 92 яссы корылмалар, 9 балалар мәйданчыгы һәм мәктәпләрдә булган спорт заллары бар.
-
25 август 2015 - 08:08Соңгы 1 ел эчендә күпфатирлы йортлар яшәеше тамырдан үзгәрдеМөслим авылының Кооператив урамындагы күпфатирлы йортлар ишегалларыннан 2013 елда 830 "КамАЗ" машинасы белән чүп чыгарылды, 2014 елда - 1300 "КамАЗ" йөге. Былтыр Вахитов урамыннан түгелгән чүпнең күләме - 400 "КамАЗ" йөге. Быел барлыгы 1800 "КамАЗ" йөге чүп түгелде.
-
25 август 2015 - 07:05Респулика президент программалары кысаларында районнның 277 ветераны фатирлы булганРеспублика президент программалары нигезендә районда торак йортлар һәм юллар төзү эше киң колач белән алып барыла. Соңгы елларда ел саен уртача 8 мең кв. м торак сафка баса. Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм аларның тол хатыннарын торак белән тәэмин итү программасы нигезендә күпкатлы йортлар төзелде, 277 ветеран фатирлы булды. Быел...
-
25 август 2015 - 06:01Игелек төшенчәсе - тормыш девизыбызЕлгабаш авылында Илдар Абдуллин ярәме белән Әбүбәкер мәчетенең тәрәзәләре пластикка алыштырылган. Авыл халкы игелекле иганәчегә рәхмәтләрен җиткерә.