Корчаңгы - корчаңгы талпаны китереп чыгаручы һәм кешедә генә була торган йогышлы авыру. Әлеге талпан бик кечкенә, ул күз белән күрерлек түгел. Әлеге авыру турыдан-туры авырган кеше белән аралашканда һәм шулай ук урын-җир аркылы да күчәргә мөмкин. Күп очракларда мәктәпләрдә, тулай торакларда, балалар йортында, бакчаларда очрый.