Озак еллар намуслы хезмәте һәм предприятие үсешенә лаеклы өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы "Просто молоко" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте филиалы "Мөслим коры сөт заводы" ачык акционерлык җәмгыятенең электр машиналары элементларын ураучы Вәҗиева Нурия Миншәрип кызы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Авыл җирлекләрендә сайлау алды очрашулары башланып китте. Кичә Яңа Усы авылы мәдәният йортында узган очрашуда район хакимиятенең аппарат җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов, район башлыгы киңәшчесе Рәшит Кирамов катнашты.
20 август көнне спорт сөюче райондашларыбыз Мөслим районының 85, Татарстан республикасы яңа дәүләтчелегенең 25 еллык юбилейларына багышланган марафонга чыкты. Түбән Табын авылыннан алып район үзәгенә кадәрге 15 км озынлыктагы юлны 15 мөслимле узды.