20 август 2015 яңалыклары
-
20 август 2015 - 13:37Шушы көннәрдә скверга А. Пушкинның монументы да урнаштырылачак2015 ел республика Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән Татарстанда парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Казанда һәм республика районнарында яңа парклар ачыла, булганнары яңартыла, агачлар утыртыла.
-
20 август 2015 - 11:29Хезмәтен хөрмәтләпОзак еллар намуслы хезмәте һәм предприятие үсешенә лаеклы өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы "Просто молоко" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте филиалы "Мөслим коры сөт заводы" ачык акционерлык җәмгыятенең электр машиналары элементларын ураучы Вәҗиева Нурия Миншәрип кызы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
-
20 август 2015 - 10:22Тарих битләрендә: "Мөслим урамнары ничек барлыкка килгән?"Кооператив урамы - Бу урам Мөслим авылында беренчеләрдән булып барлыкка килгән. Аның беренче өлеше дә, арткы урамнары да күп еллар буена Кооператив урамы исеме белән йөртелде. Ыкта ташу булган елларда су базларга гына керә торган булган.
-
20 август 2015 - 09:18Сайлау алды очрашулар башланып киттеАвыл җирлекләрендә сайлау алды очрашулары башланып китте. Кичә Яңа Усы авылы мәдәният йортында узган очрашуда район хакимиятенең аппарат җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов, район башлыгы киңәшчесе Рәшит Кирамов катнашты.
-
20 август 2015 - 08:3544 яшьлек райондашыбыз ялган аракы эчеп агуланганСоңгы өч көндә район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 65 чакыру һәм мөрәҗәгать булган. Шуның 5се көнкүрештәге тән җәрәһәте, 1 кеше инсульт белән килгән.
-
20 август 2015 - 08:34Мөслимнең 85 еллык юбилеена багышлап 15 км юлны йөгереп уздык20 август көнне спорт сөюче райондашларыбыз Мөслим районының 85, Татарстан республикасы яңа дәүләтчелегенең 25 еллык юбилейларына багышланган марафонга чыкты. Түбән Табын авылыннан алып район үзәгенә кадәрге 15 км озынлыктагы юлны 15 мөслимле узды.
-
20 август 2015 - 06:32Техник күзәтүне вакытында үткәрмәгән агрофирмалар һәм оешмалар җитәкчеләре дә җавапка тартылачакТР үзйөрешле машиналар һәм башка төр техникаларның техник торышына күзәтчелек идарәсе карары нигезендә 27 июльдән башлап, "Комбайн" операциясе үткәрелә.
-
20 август 2015 - 05:27Быел тагын 10га якын урамда тротуар ясалачакАлдан хәбәр иткәнебезчә, район үзәге урамнарына тротуар ясау эше быел да дәвам итә. Тротуар булдырлачак урамнар исемлеге билгеле булды.
-
20 август 2015 - 04:25"Дуслар-клаб"ка яңа фильмнар кайтты"Дуслар-клаб" кафесы каршында эшләп килүче кинотеатр тест режимында эшләвен дәвам итә.