18 август 2015 яңалыклары
-
18 август 2015 - 14:47Мөслимм коры сөт заводы сөтнең 1 литрына 12 сум 30 тиеннән түлиячәкМөслим коры сөт заводында сөт җыючылар белән очрашу үтте. Очрашуны район башлыгы киңәшчесе Рәшит Кирамов алып барды. Сүз сөт бәяләре, сөт җыюга бәйле проблемалар хакында барды.
-
18 август 2015 - 13:42Августның икенче яртысы яңгырлы булачакБыелгы җәй һава шартларының кискен үзгәрүе белән истә калыр, мөгаен. Әле кыздыра, әле көзге салкын көннәрен китерә. Гомумән әйткәндә, төгәл генә фаразлар әйтеп булмый.
-
18 август 2015 - 12:39"Миләшкәй" балалар бакчасы, "Автошәһәрчек" ясап, беренче урынны алдыБалалар бакчалары арасында "Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү" буенча бәйге уздырылды. Бәйгенең таләпләре буенча тәрбиячеләр брошюралар чыгырганнар, "Юл йөрү кагыйдәләре үзәге" дип аталган почмак булдырылган, макетлар, дидактик, сюжетлы-рольле уеннар ясалган, уеннарга картотекалар булдырылган.
-
18 август 2015 - 11:29Еш кына алкогольле эчемлекләр кулланучы 5 хатын-кыз комиссия каршында җавап тоттыРайон башкарма комитеты каршындагы балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды.
-
18 август 2015 - 10:22Август конференцияләре старт алдыМөслим балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләре мөдирләренең август секция киңәшмәсе узды.
-
18 август 2015 - 09:20Тойгелдедә Зифа Басыйрованы искә алачакларТойгельде авыл китапханәсендә якташ язучылырның иҗатын пропагандалау максатыннан авыл китапханәчесе Нурия Бахтагәрәева якташыбыз Роза Хәбибуллинаның "Мулла килене" исемле әсәренә күзәтү ясады.
-
18 август 2015 - 08:1819 август көнне районның күп кенә авыл һәм урамнарында ут булмаячак19 август көнне ут линияләрендә ремонт эшләре бару сәбәпле күп кенә авылларда һәм урамнарда ут булмаячак.
-
18 август 2015 - 07:30Яңа балалар бакчасына тротуардан йөриячәкбезРайон үзәге урамнарында тротуар ясау эше дәвам итә. Бу көннәрдә "Күбәләк" балалар бакчасы һәм балалар сәнгать мәктәбе белән ике арада тротуар булдыру эше бара. Бу уңайлык бигрәк тә яңа балалар бакчасы ачылуга зур бүләк булачак. Бүген шулай ук Банк һәм Яшьләр урамында да тротуар өчен урын ясала.
-
18 август 2015 - 07:07Мөслим егетләре дөнья чемпионатында катнашты18 июльдән алып 16 августка кадәр район эчке эшләр бүлегенең бер төркем хезмәткәрләре Казан шәһәрендә узган су спорты төрләре буенча XVI нчы Дөнья чемпионатында тәртип саклады.
-
18 август 2015 - 06:02Баланлылар велопробегка чыктыБаланлы авылында велоярышлар узды. Ин яшь катнашучыга - 5 яшь булса, иң өлкәне Рәйхан Якупов булды, аңа 65 яшь. Иң креатив велик - Венера Хуҗинада дип билгеләнде, аның ''пассажирлары'' да куркынычсызлык каешлары эләктергән иде.
-
18 август 2015 - 05:01Тиздән Россиядә рульдә барган вакытта тәмәке тартуны тыярга мөмкиннәрӘлеге тәкъдим белән Дәүләт Думасы депутатларына Россиянең яшьләр берләшмәсе вәкилләре мөрәҗәгать иткән. Алар фикеренчә, әлеге гамәл машина йөртүчегә начар йогынты ясый, аның игътибарын киметә, нәтиҗәдә, юлларда аварияләр санының артуына китерә.