Мөслимебез көннән көн матурлана, төзекләнә. Шушы матурлыкка хозурланып мөслимлелеләр, авыл җирлекләрендә яшәгән райондашларыбыз шәхси йортларында, өй алларында матурлык ясыйлар. Хәзер кайбер ишегалларына керсәң, үзеңне ниндидер чит илдә, чәчәккә күмелгән сәхрәдә кебек хис итәсең. Мөслим авылында, Авзалов урамының 46 йортында, менә шундый чәчәккә күмелгән бакча бар.