Мөслим-информ

10 август 2015 яңалыклары

  • 10 август 2015 - 14:32
    Тамьянда табылдыклар күп
    Археолог, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының бүлек мөдире, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Альберт Борһанов районыбызда тарихи ядкәрләрне эзләп-барлап йөрүе турында язган идек. - Мөслим районы үзәгенә килүгә, иң әүвәл туган якны өйрәнү музеен карап, ядкәрләрне өйрәнеп чыктым. Район башлыгы Рамил Муллин тарихка сак, игътибарлы кеше икән: былтыр музейны төзекләндерттергән, яңарттырган. Хәзер...
    821
    0
    0
  • 10 август 2015 - 14:17
    Районыбыз эшмәкәрләре
    Шәхси эшмәкәр Ирек Хәмәдишин җитештерү тармагын тагын да киңәйтә. Ул узган ел Мөслимдә сафка баскан сугым цехы янәшәсендә эшкәртү цехы төзи башлаган. Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов узган ел вәгъдә иткән юл төзелеше дә озакламый башланыр дип көтелә. Сугым цехына илтүче 500 метр арага бетон юл салачаклар....
    717
    0
    0
  • 10 август 2015 - 14:11
    Тарихыбызны барлыйк!
    Билгеле булганча, быел ТАССР төзелүгә - 95, Мөслим районы төзелүгә 85 ел тула. Хөрмәтле райондашларыбыз, сездән әлеге мөһим даталарга бәйле фотолар һәм язмалар көтеп калабыз. Фото һәм язмаларны Мөслим информация-редакция үзәгенең электрон адресына да (muslimau@rambler.ru) җибәрергә мөмкин. Тарихыбызны бергәләп языйк!
    365
    0
    0
  • 10 август 2015 - 14:00
    "Чиста су" республика программасы гамәлдә
    Михайловка авылында барлык су линиясен яңарту тәмамлана. Бу көннәрдә "Строймелиосервис" оешмасы вәкилләре соңгы участокта - Гагарин урамының бер өлешендә хезмәт куялар. Әлеге эш "Чиста су" республика программасы кысаларында башкарыла. Элемтә авылында яшәүчеләр исә юл салынуга сөенәләр. Республика программасы нигезендә "Мост" җәмгыяте эшчеләре авылның Кооператив һәм Речная урамнарын тәртипкә китерделәр.
    728
    0
    0
  • 10 август 2015 - 13:04
    Мәктәпләр яңара: дәүләткә һәм иганәчеләргә рәхмәт
    Яңа уку елы башланырга бер айдан кимрәк вакыт калды. Кибет-базарларда киштәләр мәктәп кирәк-яраклары белән тулды инде. Мәктәп формаларының да ниндие генә юк - уку йортында кабул ителгән төрен сайлап кына аласы. Белем йортлары да төзекләндерү эшләренең соңгы этабына кереште. Мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасы инде бишенче ел гамәлгә ашырыла. Ел саен...
    780
    0
    0
  • 10 август 2015 - 12:34
    Күләмле ремонт эшләре, соңгы стадиясендә.
    Яңа Сәет авылыннан Тат. Бүләр трассасына кадәр арада 5 километрга якын асфальт юл салынды. Бу эшне "Татавтодор" җәмгыяте апрель ахырында башлаган иде. Дәүләт программасы нигезендә бу эшкә хөкүмәт тарафыннан 50 млн сум акча бүлеп бирелде. Әлеге суммага юлны күтәртү, асфальт түшәү эшләре башкарылды. Бүгенге көндә юлны эксплуатациягә тапшырырга әзерлиләр. Республика...
    756
    0
    0
  • 10 август 2015 - 12:22
    Авылларда үзара салым акчасына күләмле эшләр башкарыла
    Баек авыл җирлегенә керүче Дусай авылының бер өлешендәузган ел җыелган үзара салым акчасына юл ремонтлана. 1 км озынлыктагы юлны төзекләндерүгә "Мост" җәмгыяте 15 көн эчендә файдалануга тапшырган. Бүген Баек авылының Атау урамында юл ремонтлана. Баек авылы халкы зиратта иске агачларны кисү, коймаларны яңарту белән мәшгуль. Дусай авылында исә мәчеткә нигез...
    757
    0
    0
  • 10 август 2015 - 11:17
    9 август көнне районыбызда төзүчеләр көнен билгеләп үттеләр
    Традиция буенча агустның икенче якшәмбесендә төзүчеләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Шул уңайдан "Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы" җәмгыяте хезмәтчәннәрен хөрмәтләде. Тантаналы чарада район башлыгы Рамил Муллин катнашты. Озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 55 яше тулу уңаеннан җәмгыятьнең баш инженеры Фазыл Ягъфәр улы Морзаханов "Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе" дигән мактаулы исемгә...
    1344
    0
    0
  • 10 август 2015 - 11:14
    Наратлыкка урнашкандыр безнең авыл...
    Һәр кешегә туган авылы, торган җире матур, якын. Моны яшәгән якларыңнан читтә йөреп кайтканнан соң аңлыйсың. Ләкин бар шундый урыннар, аларның гүзәллеген чит җирдә булса да күрмичә, бәяләмичә калу мөмкин түгел. Безнең җирлектә дә андый авыллар күп. Кайсы урманга бик бай, кайсы Ык елгасына якынлыгы белән мактана ала, кайберләрендә әрәмәлекләр...
    771
    0
    0
  • 10 август 2015 - 11:08
    "Яшьләр көне" авылларда гөрләде
    Соңгы елларда Яшьләр көнен районда гына түгел, авылларда да оештыралар. Кичә Тат.Бүләр авылында шушы уңайдан "Яшьләр тукталышы" дип аталган чара үздырылган. Әмәкәй, Дусай, Октябрь, Яңа Сәет, Мөслим авылларыннан килгән яшьләрнең чыгышлары уеннар белән аралаштырып алып барылган. Яңа өйләнешкән алты парга бүләкләр тапшырылган. Минзәлә, Актаныш, Бакалы районнарыннан килгән тамашачылар арасында да...
    725
    0
    0
Реклама
Реклама