Бөтенроссия күләмендә билгеләп үтелә торган физкультурачылар көне Мөслимдә дә үткәреләчәк. Шимбә көнне "Яшьлек" спорт комплексында 9.00 сәгатьтә бәйрәм тантанасы спортчыларның парады белән башланачак. Футбол, пляж волейболы, җиңел атлетика буенча эстафета, турникта күтәрелү, шахмат турниры уздыру планлаштырыла. Ярышларда теләгән һәр кеше катнаша ала. Җиңүчеләргә мактау кәгазе, кубок, медаль тапшырылачак. Чараны яшьләр...