28 июль 2015 яңалыклары
-
28 июль 2015 - 14:00Халык сәламәтлеген кайгыртыпРайон үзәк хастаханәсендә капиталь ремонтның икенче этабы башлануын хәбәр иткән идек инде. Аны Яр Чаллы шәһәренең "Евростиль" оешмасы башкара. Бүгенге көндә стационарның фасадында ремонт бара - бина керамогранит белән тышлана.
-
28 июль 2015 - 13:01Озакламый Мөслимнең бөтен урамнары да тротуарлы булачакУзган елдан башлап җирлегебездә тротуар ясау эше дәвам итә. Узган елны бу эшкә ТР Президенты тарафыннан 20 млн сум акча бүлеп бирелгән булса, быел да дәүләттән ярдәм булыр, дип көтелә. Район үзәгенең тагын берничә урамына җәяүлеләр өчен тротуарлар ясалачак.
-
28 июль 2015 - 11:59Сал.Мухан мәктәбендә хәтта кыяр тозлыйларСалавыз Мухан төп гомуми белем бирү мәктәбендә яңа уку елына әзерлек бара. Биредә быел 30 бала белем һәм тәрбия алачак. Укытучылар һәм техник персонал көче белән бинаның керү өлеше штукатурланып, тигезләп,буярга әзерләп куелган. Коридор идәннәре буялган, класс бүлмәләре юып-җыештырылган.
-
28 июль 2015 - 09:54Мөслимгә маршрут автобуслары кирәк?Мөслимебез көннән-көн матурлана, зурая. Авыллардан килеп күп кенә эш яшендәге гаиләлеләр Мөслимдә җир участогы алып, йорт салалар. Күпер башыннан алып, халык телендә Катмыш, Тойгельде башы, аэропорт ягы дип йөртелгән микрорайоннарга кадәр 4-5 чакрым ара бар.
-
28 июль 2015 - 07:28Дамир Шәңгәрәевның кошчылык комплексы республикада бердәнбер булачакВәрәшбаш авыл җирлегендә кошчылык белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәр Дамир Шәнгәрәев инде күптәннән эшләп килә. Белгәнебезчә, Дамир Шәнгәрәевның кошчылык фермасында Мөслим һәм якын тирә авыллардан күп кенә кешеләргә эш урыннары булдырылды.
-
28 июль 2015 - 06:35"Гүзәллек иленә бергәләп": Мөслимдә яшәүче Камаловларның ишегалдыАлдан хәбәр иткәнебезчә, Мөслим матбугат үзәге иң матур бакча яисә ихата хуҗаларын билгеләргә вәгъдә итте. Моның өчен райондашларыбыз үзләренең, күршеләренең гөл-чәчәккә күмелгән бакчаларын фотога төшереп безгә юлларга тиеш. Чираттагы катнашучыларыбыз - Мөслимдә яшәүче Рисәлә һәм Рафаэль Камаловларның ишегалды чәчәкләр патшалыгын хәтерләтә. Биредә 38 төрдәге гөл һәм чәчәкләр, дистәдән артык төрдә...
-
28 июль 2015 - 05:29Бу атна ахырында яшьләргә кая барырга?29 июль көнне 20.00-23.00 сәгатьләрдә "Яшьлек" спорткогмплексында дискотека оештырылачак, дип хәбәр итә "Мизгел" яшьләр үзәге. Көн яңгырлы булса, чара "Дуслар клаб" кафесында узачак.