27 июль 2015 яңалыклары
-
27 июль 2015 - 15:31Мөслимдә иң матур гаиләне билгелиячәкләрГражданлык хәле актларын теркәү бүлеге һәм Мөслим матбугат үзәге җирлегебездә яшәүче гаиләләр арасында "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык" дип исемләнгән фотоконкурс игълан итә.
-
27 июль 2015 - 14:59"Пушкин" скверына уен комплекслары кайтартылдыБулачак «Пушкин» скверына бүген балалар өчен уен комплекслары алып кайтарылды. Монда ике уен комплексы, 32 таган һәм бер карусель булдырылачак. Балалар өчен уен җиһазларын Казан шәһәреннең "Ксил" җәмгыятеннән кайтарылды. Хәзерге вакытта уен комплексларын эшчеләр урнаштыру белән мәшгуль.
-
27 июль 2015 - 13:27Бәйрәм салюты (26.07.2015)Инде хәбәр иткәнебезчә, кичә Мөслимдә Яшьләр көне билгеләп үтелде. Бәйрәмнән соң райондашларыбызны салют белән сөендерделәр. Тамашага бара алмаган райондашларыбыз салют видеоязмасын бүген карый ала.
-
27 июль 2015 - 12:18Мәдрәсәдә балалар өчен ислам лагере оештырылдыМөслим авылында урнашкан мәдрәсәдә балалар өчен ислам лагере оештырылган иде. Бу күркәм традицияне 10 ел дәвамында Габдрахманова Разалия хажия Ибрагим кызы алып бара. Лагерга 3 яшьтән алып 16 яшькә тикле балалар йөриләр.
-
27 июль 2015 - 10:15Авыл юллары ремонтланаХалыкка авылларда яшәү өчен барлык шартларны да тудырырга тырыша җитәкчеләребез. Бүген Исәнсеф авыл җирлегенә караучы Тат.Бүләр, Михайловка авыл җирлегенә караучы Элемтә авылларында "Мост" җәмгыяте егетләре ике төркемгә бүленеп юл салу белән мәшгуль.
-
27 июль 2015 - 09:51Мемориаль комплекска десант төшә2 август көнне Россиядә традиция буенча һава десанты гаскәрләре көне билгеләп үтелә. Әлеге гаскәрләр хаклы рәвештә Россия армиясенең элитасы булып санала. Десантчылар һөнәри яктан да, әхлакый яктан да хәзерлеклерәк. Алар барлык кайнар нокталарда катнашып, үзләренә тиңнәрнең булмаганлыгын кат-кат расладылар. Бөек Ватан сугышы елларынна алып, бүгенгәчә һава десанты гаскәрләре батырлык һәм...
-
27 июль 2015 - 07:39Мөслимдә иң яшь әнигә 18, ә иң яшь әтигә 20 яшьГражданлык хәле актларын теркәү вәкаләтләрен районыбызда ГХАТ бүлеге һәм 18 авыл җирлеге Башкарма комитеты гамәлгә ашыра. Безгә төрле сораулар белән: 1200 гә якын кеше мөрәҗәгать итте, барлыгы 366 гражданнар хәле актлары теркәлде. 395 юридик мәгънәгә ия булган башка хезмәтләр күрсәтелде: 139 кабат таныклык бирелде, 231 белешмә һәм 25 гражданлык актына...
-
27 июль 2015 - 06:16"Президент белән бергә" хәрәкәте пикет оештырдыИнде хәбәр иткәнебезчә, кичә "Нурлыгяан" паркында Яшьләр көне билгеләп үтелде. Бәйрәм алдыннан "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәте пикет оештырды.
-
27 июль 2015 - 05:48Мөслимдә Яшьләр көне билгеләп үтелде26 июль көнне "Нурлыгаян" паркында Яшьләр көне уздырылды. 16нчы бөтендөнья су чемпионатына багышлап оештырылган бу бәйрәм мөслимлеләргә өч сәгатьлек ял бүләк итте. Тантана барышынды районның иң актив яшьләре бүләкләр дә кабул итте.