23 июль 2015 яңалыклары
-
23 июль 2015 - 14:55Татарстанга 30 градуслы кызу көннәр киләТатарстанда һава температурасы ның югары күтәрелүе көтелә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең алда торган көннәргә фаразы шундый.
-
23 июль 2015 - 12:51Яшьләр көне салют һәм дискотека белән төгәлләнәчәк. Килми калма!Алдан хәбәр иткәнебезчә, 26 июль көнне "Нурлыгаян" паркында Яшьләр көне билгеләп үтеләчәк. 19.00 сәгатьтә башланачак бәйрәм чарасында Эквадордан килгән индеецлар, эстрада артистларының чыгышы булыр, дип көтелә.
-
23 июль 2015 - 11:46Ярату бер көнлекме?Танышым өйләнде. Рәсми төстә никахлашкан көнне якыннар белән генә утырып алырбыз дип башланган эш йөзләп кеше чакырып туй итү белән төгәлләнде. Кемгә ничектер, миңа никах укыткач, туй үткәрү артык кебек. Кемнедер шаккатыру өчен эшләнгән шоу-тамашаны хәтерләтә туйлар. "Мин улымны өйләндерәм! Мин булдырам!" дип мактану сыман кабул ителә.
-
23 июль 2015 - 09:44Яшүсмер велосипедта теләсә кай йөри алмый!Җәйге яллар вакытында урамнарда велосипедта йөрүче балалар бермә-бер күбәя. Әти-әниләргә шуны җиткерәсе килә. Балалар велосипедта әти-әни күзәтүе астында шәхси йортларның капка төпләрендә, гомуми йортларның ишек алларында гына йөрергә тиешләр.
-
23 июль 2015 - 08:37"Урман иле "лагере ябыла24 июльдә 18 сәгатьтә "Урман иле" ял һәм сәламәтләндерү лагеренең 2 сменасы ябылу тантанасы була. Тантанага әти-әниләрне, теләгән барлык кунакларны чакырабыз, диләр мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән.
-
23 июль 2015 - 07:27Кайчан дөрес итеп туктарга өйрәнербез икән?Мөслим шәһәргә әйләнә, дибез. Хак сүзләр! Күпфатирлы йортлар яшәешенә генә күз салсак та, бүген һәр йорт тирәсендә диярлек парковка урыннары булдырылды. Мондый күренеш кайчандыр шәһәрләргә генә хас иде кебек.
-
23 июль 2015 - 06:40"Авыл утлары" газетасы иң матур ихата хуҗаларын эзлиХәтерегездә булса, узган ел "Авыл утлары" газетасы битләрендә әнә шундый исем астында фоторәсемнәр бирә башлаган идек. Чәчәкләр һәм төрле декоратив үсемлекләр белән бакчаларын, ихаталарын, хәтта капка төпләрен бизәүче райондашларыбызның артуы сөендерә. Оешма-предпиятиеләр террриториясен, кибет алларын чәчәк-гөлләргә күмүчеләр дә күп.
-
23 июль 2015 - 05:35Дәүләт хезмәтләре порталы ярдәмгә киләСоциаль яклау чаралары алу өчен кабул итүгә 2015 нче елның 1 сентябреннән республика дәүләт хезмәтләре порталы аша (uslugi.tatarstan.ru) язылырга мөмкин. Әлеге портал аша шулай ук район халык мәшгульлеге үзәгенең кайбер хезмәтләреннән файдаланырга була.