21 июль 2015 яңалыклары
-
21 июль 2015 - 15:47Мөслимдә һаман яңгыр яваБыелгы җәй башта артык эссе көннәре белән сөендерсә, хәзер тоташ яңгырлары белән таң калдыра. Район метеостанциясеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, июль ае ахырына кадәр җирлегебездә яңгыр явачак.
-
21 июль 2015 - 13:45Эшләүче пенсионерларның пенсияләре артачак1 августтан эшләүче пенсионерларның пенсияләренә корректировка ясалачак, ягъни исәпләнгән иминият взнослары буенча пенсияләре күпмедер күләмгә артачак, дип хәбәр итәләр РФ Пенсия фондының Мөслим бүлегеннән.
-
21 июль 2015 - 12:03Узган атнада Мөслимдә 4 кешене эт тешләгән"Ашыгыч ярдәм" бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, узган атнада 144 чакыру булган, шуларның 22 се үзләре килгән. Авыручылар арасында 23 бала теркәлгән, 2 бала дәвалану бүлегенә салынган.
-
21 июль 2015 - 11:01Анализ биргән өчен дә акча түләргә кирәкГигиена һәм эпедимиология үзәге сәламәтлек саклау Федераль бюджет оешмасы филиалы тарафыннан атнаның һәр сишәмбесендә Ык һәм Мәллә елгаларыннан холера - ваба чиренә су анализы алынып Яр Чаллы шәһәренә илтелә.
-
21 июль 2015 - 10:5926 июль - Яшьләр көнендә Мөслимнең кайбер урамнары ябылачак26 июль көнне Мөслимдә Яшьләр көне үткәреләчәк. Бәйрәмдә иминлекне тәэмин итү максатыннан, 18.00-24.00 сәгатьләрдә Урожайная урамында (Коператив-Банк урамнары киселеше) машина хәрәхәте туктатылып торачак.
-
21 июль 2015 - 09:57Мөслимдә 62 пар язылышкан!Ел башыннан җирлегебездә 62 пар язылышкан. Бу атнада тагын тантаналы 3 туй көтелә. Әмәкәй, Шуганка, Тугаш авылларына ак бөркәнчектән яшь киленнәр төшәчәк.
-
21 июль 2015 - 08:56Әмәкәй авылында яшәүче Шәриповлар гаиләсенә медаль тапшырылачакИртәгә "Мизгел" яшьләр үзәгендә 10.00 сәгатьтә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлап бәйрәм үткәрелә. Чарага яш һәм өлкән яштәге матур гаилә төзегән гаиләләр чакырулы.
-
21 июль 2015 - 07:44Мөслимдә "Торак-2015" операциясе старт алдыРайонның янгын хезмәте "Торак-2015" операциясе игълан итте. Аның барышында җирлегебездәге шәхси ихаталар тикшереләчәк. Бигрәк тә социаль яктан уңышсыз гаиләләр игътибар үзәгендә булачак.
-
21 июль 2015 - 07:31"Дуслар истәлегенә" ярышы кубогы Азнакай районына китте18 июль көнне "Яшьлек" спорткомплексында футбол буенча "Дуслар истәлегенә" дип исемләнгән районара турнир үтте. Иртәнге 9.00 да башланган ярышлар кичке 8.00 сәгатькә кадәр дәвам итте. Бәйгедә 9 команда көч сынашты.
-
21 июль 2015 - 06:421972 елгы райондашыбыз икенче тапкыр исрек хәлдә руль артында тоткарланганы өчен ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин1 июльдән ДАИ линиясе буенча штрафлар һәм җәза бирү төрләренә үзгәрешләр керде. Машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән шоферлар кабаттан исерек килеш рульгә утырганда аларга җинаять эше кузгатыла.
-
21 июль 2015 - 05:40Районның дүрт хуҗалыгы сугару агрегатларыннан файдалана2010 елда булган җәйге корылыктан соң, лдәүләт программасы кысаларында авыл хуҗалыгы формированиеләренә сугару агрегатлары кайтартылды. Мөслим районында "Авзалов", "Исламов", "Нуретдинов", "Хәмәдишин" крестьян-фермер хуҗалыклары сугару агрегатлары белән тәэмин ителде.
-
21 июль 2015 - 04:37Су спорты төрләре чемпионатына барачаксызмы?Билгеле булганча, бу көннәрдә республика су спорты төрләре буенча 16нчы Дөнья чемпионаты катнашучыларын каршы алырга әзерләнә. Ул 26 июльдән 16 августка кадәр башкалабыз - Казан шәһәрендә узачак.