Реклама
17 июль 2015 яңалыклары
-
Үзәк мәчеттә узган Ураза гаетенә 300дән артык райондашыбыз җыелды
Бүген бөтен мөселман дөньясы изге Рамазан ае тәмамлану хөрмәтенә Ураза бәйрәмен билгеләп үтте. Районыбызның авыл мәчетләрендә, шулай ук Мөслимнең Үзәк мәчетендә дә бу изге бәйрәм зурлап уздырылды.
-
Хокук-координация Советының чираттагы утырышы узды
16 нчы июль көнне администрация бинасында "Хокук координация советының" чираттагы утырышты узды. Район башлыгы Рамил Муллин җитәкчелегендә үткән җыелышта район күләмендә булган хокук бозу, юл транспорт фаҗигаләре, урам хәрәкәтенең куркынычсызлыгы кебек сораулар каралды.
-
Музей кабат яңара
Һәркем өчен үз туган җире бик газиз. Кеше кайда гына яшәсә дә, нинди генә биек баскычларга үрләсәдә, туган туфрак, туган җир төшенчәсе аның күңеленең иң-иң түрендә саклана.Туган җиренә зур хөрмәте булган һәркем үткәнен белергә, тарихны киләчәк буыннарга җиткерергә тели.
-
Район башлыгы Р. Муллин мөслимлеләрне Ураза бәйрәме белән котлады
Хөрмәтле райондашлар! Хөрмәтле дин кардәшләребез!
-
Мөслим районы имам-мөхтәсибе райондашларыбызны бәйрәм белән тәбрикләде
Бисмилләхир-рахманир рахим! Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Барыгызны да якынлашып килүче Ураза гаете белән котлыйм! Күпләребез өчен Рамазан ае гыйбадәт кылу, мәңгелек турында җитди уйлану, үз асылыбызга кайту, рухи чистарыну ае булды. Бу ай күңелләребезне иман нуры белән бизәде. Аллаһы Тәгалә каршындагы изге бурычыбызны үтәп, рухи канәгатьлелеккә ирешә алдык.
-
Мөслимгә яңа чүп машиналары кайтты
Район яшелләндерү һәм төзекләндерү унитар предприятиесенә чүп җыю өчен махсус җиһазландырылган ике машина кайтты. Аларның һәрберсе - 1 млн 375 мең сумны тәшкил итә. Бүген инде җәмгыятьнең 4 махсус техникасы бар. Аның икесе - узган елны кайтартылган иде. Яңа машиналар авыл җирлекләреннән чүп җыячак.