Мөслим-информ

14 июль 2015 яңалыклары

  • 14 июль 2015 - 13:54
    90 яшьлек Рәйсә апага РФ Президентының котлавы җиткерелде
    Иске Вәрәш авылында гомер итүче Рәйсә Минһаҗева бүген үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга район башлыгы Рамил Муллин, район советының аппарат җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов, район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов, авыл җирлеге башлыгы һәм авылның ветераннар советы рәисе барды.
  • 14 июль 2015 - 12:33
    Мухан юлында янган машина пассажирлары авыр хәлдә
    11 июль көнне Сал.Мухан - Мөслим юлында зур фаҗига булды. Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, "Киа-спектра" машинасына юлда барганда ут каба. Машина эчендәге 4кеше авыр хәлдә - төрле дәрәҗәдә пешү алып Яр Чаллы шәһәре хастаханәсенә озатылган.
  • 14 июль 2015 - 11:28
    26 июль көнне Мөслим яшьләре Нурлыгаян паркына җыелачак
    26 июль көнне Мөслимебездә Яшьләр көне үтә. Бәйрәм Нурлыгаян паркында (сабантуй паркы) 19.00 сәгатьтә башланачак. Җырчы һәм пародия остасы Рифат Зарипов үзенең төркеме белән мөслимлеләрнең күңелен ачачак. Бәйрәм азагында салют та була, дип вәгъдә итәләр.
  • 14 июль 2015 - 10:43
    Омск шәһәрендә ишелгән хәрби казармада Мөслим егетләре дә булган
    13 июльдә Омск шәһәрендә төнлә белән 242 нче һава десантлары гаскарләре уку үзәгендә хәрби казарманың бер өлеше ишелүен ишеткәнсездер инде. Җимереклекләр астыннан 42 кеше табып алынган, алар арасында 23е - һәлак булган. Дүрт катлы бина секциясенең бер кырые ишелгәндә анда 337 хәрби хезмәткәр булуын хәбәр итә интернет челтәре.
  • 14 июль 2015 - 09:14
    Түбән Табын мәктәбе коррекцион белем бирү учреждениесенә әйләнәчәк
    Киләсе уку елыннан Түбән Табын мәктәбенә Тойгельде коррекция мәктәбе күчәчәк. Шул сәбәпле биредә дә капиталь ремонт эшләре алып барыла. Кайчандыр җирле үзидарә, клуб урнашкан бүлмәләр 86 баланың яшәү урынына әйләндерелде.
  • 14 июль 2015 - 08:09
    10-20 июль көннәрендә сыйфатсыз алкогольгә каршы көрәшәбез!
    8 июль көнне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында легаль булмаган алкоголь продукциясе әйләнешен туктату темасы киңәшмә узды. Нәтиҗәдә, министрлар 10-20 июль көннәрен республикада сыйфатсыз алкогольгә каршы көрәш ункөнлеге, дип игълан итте.
  • 14 июль 2015 - 07:39
    25 елга беренче тапкыр салынган бакча соңгысы булмасын иде
    Татарстанда республиканың социаль-икътисадый үсешен тәэмин итүне күздә тоткан Президент программалары тормышка ашырыла. "Балалар бакчалары төзү" программасына нигезләнеп, узган атнада Яр Чаллы шәһәрендә яңа балалар бакчасы кулланылуга тапшырылды. Бу программаны тулысынча тормышка ашыру балалар бакчаларына булган чиратларга да чик куяр, дигән өмет бар.
  • 14 июль 2015 - 07:30
    Туган якны өйрәнү музее чит ил кунакларын кабул итә
    "Туган як" музее чит илдән килгән кунакларны кабул итүен дәвам итә. Бу көннәрдә Голландиядән Айртон, Джон һәм Лилия Зевенбергеннар, тумышы белән Азнакай якларыннан булган, хәзерге вакытта АКШта гомер итүче Луиза Куникеева музейның эшчәнлеге белән танышып киттеләр.
  • 14 июль 2015 - 06:47
    "Таттелеком" ишегалды бәйрәменә чакыра
    "Таттелеком" ачык акиционерлык җәмгыяте 16 июль көнне Пушкин урамында урнашкан күпфатирлы йортлар ишегалдында " Праздник двора - Ишегалды бәйрәме" үткәрә.
  • 14 июль 2015 - 04:55
    Мөслимдәге Үзәк мәчеттә Рамазан гаетен үткәрү тәртибе
    Билгеле булганча, 17 июль көнне мөселманнар Ураза гаетен каршы алачак. Бу көнне, гадәттә, барлык дин йортларында дини чаралар оештырыла. Мөслим районы үзәк мәчетендә узачак Ураза гаетенең тәртибе билгеле булды.
Реклама
Реклама