13 июль 2015 яңалыклары
-
13 июль 2015 - 13:43Быел Ураза бәйрәме 17 июльгә туры килә, Корбан гаете 24 сентябрьдә билгеләп үтеләчәкГоләмәләр шурасында фитр сәдакасының күләме билгеләнде. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Фитр сәдакасы арпа бәясенә карап исәпләгәндә бер кешегә - 100 сум, йөзем бәясенә карап исәпләгәндә - 500 сумны тәшкил итәчәк. Сәламәтлеккә бәйле йә башка сәбәпләр аркасында уразаны тота алмаган очракта, фидия сәдакасы түләнә, аның...
-
13 июль 2015 - 12:48Гөрләп үтте Питрау!11 июльдә Яңа Усы авылында керәшеннәрнең күркәм бәйрәме - Питрау үткәрелде. Бәйрәмгә бөтен авыл халкы, шулай ук күрше авыллардан да кунаклар килгән иде.
-
13 июль 2015 - 11:45Зөлфия Кәримова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте13 нче июль көнне мөслим авылында яшәүче Кәримова Зөлфия Рәйхан кызына 90 яшь тулды. Юбилярны туган көне белән котларга район башлыгы Рамил Муллин , район Советы аппарат җитәкчәсе Азат Әхмәтҗанов, ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов килгән иде.
-
13 июль 2015 - 10:40Мөслимнән Гөлзада Сәлимова Тат.Бүләрдә авыз ачтырган12 июль көнне Тат.Бүләр авылы клубында ифтар мәҗлесе узган. Барлыгы 70кә якын авыл халкын берләштергән бу мәҗлесне тумышы белән Яңа Сәет авылыннан булган, хәзерге вакытта Мөслим авылында яшәүче Гөлзада Сәлимова оештырган. Авыл халкы игелекле гамәле өчен әлеге райондашыбызга рәхмәтен белдерә.
-
13 июль 2015 - 09:38Су счетчигының пломбасы булу мәҗбүриМөслим инженерлык челтәрләре район үзәгендә яшәүче су кулланучылар буенча рейдын дәвам итә. Контролерлар гражданнарны су счетчигын пломбасы куелуга игътибар итәргә чакыра.
-
13 июль 2015 - 08:30Мөслимдә дуслар истәлегенә футбол ярышы узачак18 июль көнне "Яшьлек" споркомплексында "Дуслар истәлегенә" дип оештырылучы футбол ярышлары узачак. Берничә ел рәттән уздырылучы бу ярышка Азнакай, Әлмәт, Яр Чаллы шәһәреннән дә спортчылар килер, дип көтелә.
-
13 июль 2015 - 07:29БТИ - яңа зданиедәТехник инвентаризация бюросының 11 районара филиалының Мөслим төркеме адресын үзгәртте. Хәзер ул Пушкин урамы 91 йорт адресы буенча урнашкан элеккеге автовокзал бинасының 1 катында хезмәт күрсәтә.
-
13 июль 2015 - 06:28Мәлләтамак сугым цехы мөселманча чалу да оештыраМөслим районы дәүләт ветеринария берләшмәсеннән алынган мәгъ үлүматларга караганда, 2014 елның 1 маеннан Таможня союзы буенча шәхси зуҗалыкларда асралган малларны сугым цехында сую турында регламент кертү турында закон проекты тәкъдим ителде.
-
13 июль 2015 - 05:26"Агромастер" җитештерү мәйданын киңәйтәҖаваплылыгы чикләнгән "Агромастер" җитештерү компаниясе" җәмгыяте бу җәйдә үз территориясендә җитештерүне кинәйтү максатыннан гаять зур төзү эшләре алып бара.
-
13 июль 2015 - 05:16Питрау-2015 ничек узды? (ФОТО)Мамадыш районы биек таулары, бормалы юллары, куе урманнары - гүзәл табигате белән үзенчәлекле. Җөри авылы да матур урында урнашкан, быел уналтынчы тапкыр үткәрелгән Пирау да гаҗәеп урман буендагы Тырлау аланында оештырылды. Бәйрәм барган урын ерактан күренә - тау башында "Питрау 2015" дип язып куелган иде.