10 июль 2015 яңалыклары
-
10 июль 2015 - 13:26Пушкин урамында ике яклы тротуар ясалаРайон үзәге урамнарында эш тынмый. Соцаиль объектларда ремонт бара, мәктәп ишегалларына яңа уен мәйданчыклары куела, урамнарга асфальт салына. Узган елны башланган тротуар салу эше дә дәвам итә бүген.
-
10 июль 2015 - 12:12Район поликлинникасында булачак үзгәрешләрнең кайбер детальләре билгелеБүген шулай ук үзәк хастаханәдә дә ремонт башланып китте. Узган ел тулысынча ремонт үткәрелгән 4 катлы стационар ягы 1987 елны төзелгән булса, бу елны ремонт кергән физиотерапия бүлеге һәм хәзерге поликлиника 1968 нче елгы.
-
10 июль 2015 - 11:03"Күбәләк" балалар бакчасы 6 августта ачылачак10 нчы июль көнне район башлыгы Рамил Муллин район активы белән берлектә санаулы көннәрдә сафка басачак "Күбәләк" балалар бакчасы төзелешендә һәм капиталь ремонт башланып киткән үзәк хастаханәдә булды.
-
10 июль 2015 - 10:53"Урман иле" лагеренең икенче сменасы ачылдыБилгеле булганча, җәй башыннан алып балалар "Урман иле" ял һәм сәламәтләндерү лагеренда ял итә. Беренче смена төгәлләнеп, 9 июль көнне икенче сменаның да ачылу тантанасы булды. Бу потокта балалар өчен шулай ук күңел ачу чаралары, физик чыныгу ярышлары оештырылачак.
-
10 июль 2015 - 09:42Мәшгульлек үзәге эшкә урнашкан инвалидларга өстәмә ярдәм күрсәтәчәкРайон эш һәм мәшгульлек үзәге "2015 елда Татарстан Республикасы хезмәт базарындагы киеренкелекне киметү максатыннан халыкны эшле итү өлкәсендә өстәмә чараларны гамәлгә ашыру" дәүләт программасы нигезендә мәшгульлек үзәге аша эшкә урнашкан инвалидларның хезмәт хакы буенча чыгым өлешен кире кайтара.
-
10 июль 2015 - 08:39Болгарда оештырылган лагерьга Мөслим егет-кызлары да чакыру алдыРеспубликакүләм оештырылган лагерьларның ишекләре җәйге яллар вакытында теләгән балаларга һәрчак ачык. Болгар музей-тыюлыгында 23-29 июнь көннәрендә "Туган тел" сменасы оештырылды. Татар теле белән кызыксынучы һәм шул өлкәдә уңышлары булган районнан 8 бала палаткалы лагерьда ял итеп кайтты. Лагерьга балаларны махсус автобус белән мәктәптән тыш эшләр үзәге белгечләре илтеп куйды һәм...
-
10 июль 2015 - 07:15Мөслим шоферлары парковкаларда туктый белмиРайон эчке эшләр бүлегенең дежур частеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, соңгы ун көн эчендә районда алты юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Узган ункөнлек белән чагыштырганда, бу сан ике тапкырга арткан.
-
10 июль 2015 - 07:14Район үзәгендә су линиясен өзү очрагы белән ике авария булганСоңгы ике атнада район су линияләрендә ике авария булган. Икесе дә законсыз рәвештә, ягъни рөхсәтсез су торбалары үткән линияне трактор белән казу нәтиҗәсендә килеп чыккан. Нәтиҗәдә, 5-6 сәгатькә авария булган урамның икесе дә сусыз калган.
-
10 июль 2015 - 06:04Гагагин урамында яшәүчеләр дә парковкалы булачакБу көннәрдә Мөслим авылы Гагарин урамының 1 нче йортында парковка булдыруга керештеләр. Эшне "Мост" җәмгыяте алып бара. Хәзерге вакытта, парковка булачак урында, җирне тигезләү, асфальт җәергә әзерләү бара.
-
10 июль 2015 - 05:04Безнекеләр "Сәләт"тәБүген районыбызның 26 баласы "Сәләт" IV Халыкара яшьләр форумында катнашалар. Әлеге форумда Татарстан Республикасыннан һәм Россиянең башка регионнарыннан 5000 сәләтле бала һәм талантлы яшьләр катнаша.
-
10 июль 2015 - 04:10Икенче кабат исрек халәттә руль артына утыру шактый кыйммәтле шөгыль икәнМашиналар белән беррәттән юлларда аварияләр саны да арта. Юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга карата җәзалар ничек катгыйланмасын, руль артында утыручыларны һаман тәртипкә өйрәтеп булмый. Иң мөһиме, кайбер машина йөртүчеләрнең ялгыш гамәле төзәтеп булмаслык хаталар ясый.