7 июль 2015 яңалыклары
-
7 июль 2015 - 14:51Яктыра Мөслим, матурлана Мөслим!Район үзәге һәм авыл урамнарын яңа яктырткычлар белән тәэмин итү программасы юкка гына "Якты Мөслим" дип исемләнмәде. Бу эш нәтиҗәсендә, хактан да, күп кенә урамнарыбыз, бигрәк тә авылның караңгы почмаклары яктырды. Эш быел да дәвам итә. Бу көннәрдә Мөслим жилэнергосервис җәмгыяте егетләре район үзәгенең Катмыш микрорайнына яңа лампалар кую белән...
-
7 июль 2015 - 13:41Авыл ярдәм тоеп яшиРоссия хөкүмәте авыл хуҗалыгы тармагын үстерү өчен төбәкләргә, шул исәптән Татарстанга да, зур-зур суммада акчалата субсидияләр юнәлтә. Республикада әлеге ярдәм ничек бүленә? Безнең районда хөкүмәт субсидияләре ничек файдаланыла? Җитештерелгән продукциягә дотацияләр биреләме? Әлеге сорауларга район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мизхәт Нәбиев җавап бирде.
-
7 июль 2015 - 12:14Видеогаепләү. Тугаш авылында ни өчен һаман да чүплек бетерелмәгән? (ВИДЕО)Бу көннәрдә Мөслим телевиденесенең иҗат төркеме авыл җирлекләрендәге чүплекләрнең торышы белән таныша. Күзәтү нәтиҗәләре шуны сөйли, төрле авыл җирлеге бу мәсьәләгә төрлечә карый. Мисал өчен, Түбән Табын җирлегенә караган авылларда әле һаман да чүплек урыннары бар. Бу шакшылыкны кемнәр булдыра? Игътибарыгызга видеорепортаж тәкъдим итәбез.
-
7 июль 2015 - 11:27Быелгы имтиханнар тәмам. Нәтиҗәләр сөендерәме?Мәктәпләрдә уку елы тәмамланганга бер ай вакыт үтеп китте. Кемнәрдер җәйге ялларда булса, 9 һәм 11 класс укучылары ай дәвамында имтихан тапшырды.
-
7 июль 2015 - 10:42Чисталык мәсьәләсендә авылларда тәртип урнашып киләМөслимдә санкцияләнмәгән чүплекләргә нокта куелып бара. Хәер, Мөслимнең үзендә генә түгел, авылларга да тәртип керде. График нигезендә каты көнкүреш калдыкларын җыю машинасы бу эшне җайга салды.
-
7 июль 2015 - 08:32Мөслим районы дәүләт хезмәтләре порталы белән кулланучылар саны буенча республикада алдынгылар рәтендәКомпьютер һәм интернет кеше тормышын таный алмаслык итеп үзгәртте, яңа мөмкинлекләр ачты. Аларсыз хәзер бернәрсә дә эшләп булмый кебек. Телефонга терминал аша акча салабыз. Акча кирәк булганда, янә компьютерлашытырылган аппарат ярдәмгә килә - банкоматка мөрәҗәгать итәбез. Дәүләт хезмәтләре порталы да - акча белән эш итү системаларының берсе.
-
7 июль 2015 - 07:22Музей райондашларыбызда булган тарихи материалларны җыяТуган якны өйрәнү музеенда Мөслимнең үткәнен һәм бүгенгесен чагылдырган фотогалерея ясалачак. Музей хезмәткәрләре райондашларыбызны бу эштә ярдәм итәргә чакыра.
-
7 июль 2015 - 06:13Эш һәм мәшгульлек үзәге мөмкинлекләре чикле райондашларыбызны да эшле иткәнИюнь аенда район эш һәм мәшгульлек үзәге аша 38 бала төрле оешма-предприятиеләргә эшкә урнашкан: район яшелләндерү һәм төзекләндерү предприятиесе, мөслим элеваторы, кирпич заводы.
-
7 июль 2015 - 05:08Безнең сөт хәтта Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләренә кирәкҖаваплылыгы чикләнгән "Просто молоко" җәмгыятенең Мөслимдәге майсызландырылган коры сөт заводында көн саен 40 тоннага якын сөт эшкәртелә. "Органик -групп" Урожай бүлекчәләреннән 23 тонна, шәхси хуҗалыклардан килгән 17 тонна сөтне көн аралаш Бөгелмә заводына озаталар.