6 июль 2015 яңалыклары
-
Ремонт бару сәбәпле кайбер авылларда ут бетеп торачак
8 июль көнне Игенче, Атлас, Тойгельде авылының Набережная урамының 1-34, Тукай урамының 1-29 йортларында 9.30 -16 сәгатькә кадәр ремонт эшләре булу сәбәпле электр бирү туктатылып тора, дип хәбәр итәләр район электр челтәрләре җәмгыятеннән.
-
Соңгы арада эт тешнәп һәм талпан кадалып интегүчеләр күбәйгән
Ашыгыч ярдәм бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, июнь аенда 600 гә якын чакыру булган. Чакыруларның күпчелеге йөрәк-кан тамырлары авырулары белән бәйле. Талпан кадалып, эт тешләп мөрәҗәгать итүчеләр атнага икешәр очрак теркәлгән.
-
ЯЛ белән хезмәтне бәйләп
Мөслим гимназиясе базасында ял һәм хезмәт лагере үз эшчәнлеген дәвам итә. Лагерьга 40тан артык бала йөри. Укучылар бәрәңге, чөгендер, кишер басуларында эшне тәмамладылар.
-
Яңа юлдан "элдертеп"
Мөслим урамнары бүген зур шәһәрләрнекеннән ким түгел. Кайсы гына урамга кермә, әле ремонтка ябылган, әле яңа билге куелган. Әкренләп, шәһәр дәрәҗәсенә күтәреләбез бит.
-
Иске Вәрәшнең курку белмәс кызлары үз көчләре белән чишмәне төзекләндергән
Яхшы үрнәк күрсәтүчеләргә иярүчеләр бар, шунысы сөендерә. Район эшмәкәрләре старт биргән чишмәләрне төзекләндерү акциясе мөслимлеләр бик теләп кушылды.
-
Безнең футболчылар 5 урынны яулады
Бөгелмә шәһәрендә көньяк-көнчыгып районнар арасында футбол буенча "Күн туп" республика ярышларының финал туры үтте.
-
Баскетбол уйнарга лицей мәйданчыгына кил
Район яшьләре җәйге ялын спортта уздыра. Иртәгә, ягъни 7 июль көнне Мөслим лицее спорт мәйданчыгында тагын бер ярыш узачак.
-
Тамьян авылында кем чүплек ясаган?
Тугаш авылы бик матур һәм таулы урында урнашкан. Табигатьнең гүзәл почмагына сыенып утырган авылны чүплеккә күмелеп ята, дигән уй башка да килми.
-
Археологлар әйтүенчә, Мөслим җирендә элек бик бай халык яшәгән
Түбән Табын авыл җирлегендә 30 июньдә башланып киткән археологик казу эшләре дәвам итә. Район үзәгендәге мәктәпләрдән бертөркем укучылар академик Альберт Борһанов җитәкчелегендә эзләнү эшләрен алып баралар. Укучылар махсус палаткаларда яшиләр.
-
Киләчәк авыл яшьләре, дөресрәге мөслимлеләр кулында!
Күпләр авыл җирендә актив яшьләр бетеп килә, дип зарланырга ярата. Мамадыш шәһәрендә узган "Авыл яшьләре" республика спартакиадысына район командасын алып баргач, әлеге фикернең дөрес булмавына ныклап инандым. Команда составында танылган спортчылар белән бергә, әле беренче тапкыр үзләрен сынаучы яшьләр дә бар иде.