Реклама
4 июль 2015 яңалыклары
-
Ураза тотуга карата мөслимлеләр нинди мөнәсәбәттә?
Рамазан аенда ураза тоту - һәр мөселманның изге бурычы. Ураза гарәпчәдән "тыелу" дип тәрҗемә ителә һәм таң атудан алып кояш батканчыга кадәр ашау-эчүдән һәм уразаны бозучы барлык гамәлләрдән тыелуны үз эченә ала. Рамазан уңаеннан без райондашларыбызның фикерләре белән кызыксындык.
-
Хастаханәгә килүчеләр хәзер махсус парковкага гына туктый ала
Район үзәгендә яшәүчеләр күреп өлгергәндер, Гагарин һәм Первомайская урамнарында бу атнада яңа юл билгеләре барлыкка килде. Район үзәк хастаханәсе һәм аның янәшәсендә урнашкан кибет тирәләрендә урын алган бу билгеләр машина йөртүчеләрне тиешле урында гына туктарга мәҗбүр итәчәк. Бу төр кагыйдә бозучыларга зур күләмдә штраф каралган, ди инспекторлар.
-
Чүп өчен килешү төзү һәркем өчен дә мәҗбүри
Узган елның 1 апреленнән алып районда махсус машиналар белән чүп җыю системасы эшләтеп җибәрелде. Хәзер район үзәгендә яшәүчеләр генә түгел, авыл халкы да көнкүреш калдыкларын чүп машинасына чыгара.
-
Актив райондашларыбыз археологлар белән бергә экспедициягә чыкты
Алдан хәбәр иткәнебезчә, академик Альберт Борһанов җитәкчелегендә теләгән һәркем район авыллары буйлап экспедициягә чыга ала. Бүген әлеге эзләнү эшләре Түбән Табын авыл җирлелкәрендә дәвам итә. Бертөркем райондашларыбыз махсус палаткалар корып, табигать кочагында казу эшләре алып бара.
-
Сорагыз – җавап бирәбез: "Алдан заказ белән кайтартылган товар ошамасы, акчасын кире кайтартырга буламы?"
Сезне кызыксындырган сорауларга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлекчәсе эчке базар үсеше һәм координацияләү бүлеге белгече Ләйсән Фокеева җавап бирә.