Сессияне район башлыгы, район советы рәисе, Рамил Муллин алып барды. Көн тәртибендә 8 мәсьәлә каралды. 2014 елда бюджет үтәлеше һәм алдагы елларга район бюджетына үзгәрешләр кертү, кеше хокукларын һәм ирекләрен яклау, бина-корылмаларны карау тәртибе, кадрлар резервы, финанс-бюджет палатасының штат расписаниесы турындагы мәсьәләләр каралды.