Мөслим-информ

3 июль 2015 яңалыклары

  • 3 июль 2015 - 14:44
    Су сибеп төшкән "Иң яхшы селфи" конкурсының беренче катнашучылары
    Җирлегебезне тагын да төзекләндерү, яшелләндерү максатында быел район үзәгендә 1500дән артык куак, 1600 чамасы агач утыртылды. Авыл җирлекләрендә дә соңгы ике елда бу юнәлештә шактый эш башкарылды.
    817
    0
    0
  • 3 июль 2015 - 13:39
    Хезмәт кенәгәләренә “Үз теләге белән эштән китте” дип язуга да каршы эшчеләр
    Олы Чакмак авылы мәдәният йортында җыелыш узды. Анда район башлыгы Рамил Муллин, район активы, авыл халкы катнашты. Биредә "Мөслим" агрофирмасының банкротлыкка чыгу читенә җитүе хакында сөйләшү булды. Ә бу хуҗалыкта хезмәт куючы сыер савучылар, механизаторлар - 100дән артык кеше эшсез калды дигән сүз.
    817
    0
    0
  • 3 июль 2015 - 12:36
    Иминиятләштерәсең килсә...
    "Росгосстрах Татарстан" Мөслим филиалында 20 агент һәм 4 штаттагы хезмәткәр эшли. Казан дирекциясеннән һәр төр иминиятләштерүгә квартал саен план җиткерелә.
    820
    0
    0
  • 3 июль 2015 - 11:27
    Хезмәт пенсиясенә иминият стажы исәпләү һәм раслау кагыйдәләре
    Хезмәт пенсиясенә иминият стажы исәпләү һәм раслау кагыйдәләре турындагы РФ хөкүмәтенең (24.07.2002 ел, №555) карары 2015 елның 1 январеннән гамәлдән чыкты. Алар урынына 2014 елның 2 октябрендә (№1015) чыккан яңа кагыйдәләр кулланылачак.
    807
    0
    0
  • 3 июль 2015 - 10:24
    Яшьләр көненә Рифат Зарипов киләчәк
    27 июньдә Россиядә яшьләр көне билгеләп үтелде. Безнең районда яшьләр фестивале, гадәттәгечә, июль ахырында яисә август башында узачак.
    829
    0
    0
  • 3 июль 2015 - 09:17
    Сорагыз – җавап бирәбез: "Товарны сатып бетерү һәм бәясен төшерү. Аерма нәрсәдә?"
    Сезне кызыксындырган сорауларга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлекчәсе эчке базар үсеше һәм координацияләү бүлеге белгече Ләйсән Фокеева җавап бирә.
    799
    0
    0
  • 3 июль 2015 - 08:55
    Икенче чакырылыш Мөслим муниципаль район Советының XXXVII сессиясе узды
    Сессияне район башлыгы, район советы рәисе, Рамил Муллин алып барды. Көн тәртибендә 8 мәсьәлә каралды. 2014 елда бюджет үтәлеше һәм алдагы елларга район бюджетына үзгәрешләр кертү, кеше хокукларын һәм ирекләрен яклау, бина-корылмаларны карау тәртибе, кадрлар резервы, финанс-бюджет палатасының штат расписаниесы турындагы мәсьәләләр каралды.
    652
    0
    0
  • 3 июль 2015 - 08:14
    Чүп өчен түләүдән качып булмаячак
    Район башкарма комитеты һәр ай саен коммуналь хезмәтләр һәм башка төр түләүләр өчен әҗәтлеләр буенча киңәшмә уздыра. 2 июль көнне узган киңәшмә район башлыгы Рамил Муллин катнашында узды.
    813
    0
    0
  • 3 июль 2015 - 07:10
    Мөслимлеләр "Авыл яшьләре" спартакиадасында
    Мамадыш районында бу көннәрдә традицион уеннар - "Авыл яшьләре" спарткиадасы бара. Бүген уеннарның икенче көне. Әлеге ярышларда Мөслим районы командасы да катнаша.
    799
    0
    0
  • 3 июль 2015 - 06:18
    ДАИ хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә
    Россиядә 3 июль көнне Дәүләт автомобиль испекциясе хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Быел Дәүләт автомобиль испекциясе барлыкка килүгә - 79 ел. Мөслимдәге бүлекне бүгенге көндә Айнур Хәйретдинов җитәкли. Аның кул астында өлкән инспектор Руслан Бикмурзин, испектор Феликс Мәгъдәнов намуслы хезмәт куя.
    911
    0
    0
  • 3 июль 2015 - 06:05
    Мөслимдә кинотеатр ачылачак
    Буш вакытларын ничек үткәрергә белмиче йөргән яшьләр өчен районда тагын бер яңалык. Киләсе атнадан Дуслар Клаб кафесында кинотеатр эшли башлаячак. Җиһазлар инде урнаштырылган.
    1198
    0
    0
  • 3 июль 2015 - 05:57
    Петр Чекмарев: “Агромастер” компаниясе дөнья масштабындагы җитештерүче"
    "Агромастер" җитештерү компаниясе Лаеш районында узган "Идел буенда кыр көннәре" күргәзмәсендә катнашты. Компания анда 26 килешү төзеде. Казахстаннан килгән дилерлар да унлап чәчү комплексы алырга теләк белдерде.
    1154
    0
    0
  • 3 июль 2015 - 04:51
    Мөслим биючеләренең итәге бии-бии кыскарган!
    Балалар сәнгать мәктәбенең "Мөслим бизәкләре" бию төркеменә йөрүче балалар өчен яңа костюмнар тектерелде. "Стильләштерелгән татар халык бию"ендә катнашучы - 24, кызларның "Лирик биюе" өчен 8 костюм яңа уку елында үз ияләрен көтәләр.
    1240
    0
    0
  • 3 июль 2015 - 03:38
    Сенсация! Июньдә мөслимлеләр көн аралаш бәби тапкан
    Июнь аенда җирлегебездә 14 сабый дөньяга тәүге авазын салган. Шуларның 8 - малай, 6сы - кыз. Ел башыннан 114 бала туып, шуларның 76 сы Мөслим авылына туры килә.
    1167
    0
    0
Реклама
Реклама