2 июль 2015 яңалыклары
-
2 июль 2015 - 15:41"Мөслим" агрофирмасында хезмәт куючылар эшсез калдыОлы Чакмак авылы мәдәният йортында җыелыш узды. Анда район башлыгы Рамил Муллин, район активы катнашты. Биредә сүз Мөслим агрофирмасының банкротлыкка чыгу читенә җитүуе хакында барды.
-
2 июль 2015 - 14:36Мәктәп укучылары Ык буен чүп-чардан арындырдыРайон җитәкчелеге инициативасы белән старт алган "Чиста Мөслим" акциясе кысаларында Мөслим лицее укучылары бүген Ык буе әрәмәсенә чыкты. Укучылар көн дәвамында агач төпләрендәге, яр буендагы чүпләрне җыйды.
-
2 июль 2015 - 12:44"Безнең фикер" газетасы райондашыбызны бүләкләгәнЯр Чаллы шәһәрендә чыгучы "Безнең фикер" газетасы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәргән иҗади бәйгедә укучылар мәхәббәтен яулаган Флүрә Дәүләтшина Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышланган тасвирнамәләр өчен Диплом белән бүләкләнде.
-
2 июль 2015 - 11:08"Туксанынчы елларда илдә таркаулык башланды..."Татарстан АССР оешуга - 95 ел һәм Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелегенә 25 ел тулу билгеләп үтеләчәк.
-
2 июль 2015 - 11:03Җәйге корылык мул уңышка тагын аяк чалды? (ВИДЕО)Яңгырлар җирлегебездә сирәк һәм кадерле кунак. Ике ай дәвамында җирлегебездә һава температурасы 30 градус тирәсендә тирбәлде. Соңгы ике атнада эсселек 35, хәтта урыны белән 40 градуска җитте.
-
2 июль 2015 - 10:11Хәзер авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтенә рөхсәтне теләсә кайдан алып булмый1 июльдән республикадагы үлчәү контроле постларында авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча рөхсәт бирү туктатылды. Мондый рөхсәтне бары тик Казан, Яр Чаллы, Әлмәт һәм Норлат шәһәрләрендәге Юл хәрәкәте иминлеге подразделениеләрендә генә алып була.
-
2 июль 2015 - 09:09Ана капиталының суммасы 453 мең 26 сумны тәшкил итәБүгенге көндә Ана капиталының суммасы 453 мең 26 сум тәшкил итә. Бу елны әлеге капиталдан бер тапкыр бирелә торган 20 мең сум күләмендәге акчаны алырга була дигән карар үз көченә керде.
-
2 июль 2015 - 08:07"Урман иле" лагеренең беренче сменасы төгәлләнде"Урман иле" пионер лагеренең беренче сменасын бүген - 2 нче июльдә 18.00 сәгатьтә ябу тантанасы була.
-
2 июль 2015 - 07:03Археологлар Тамьян авылында билгесез хайван сөякләрен тапканМөслимебездә археолог Альберт Борһановның казу эшләре белән шөгыльләнүеннән мөслимлеләр хәбәрдардыр инде. Кичә Тамьян авылы тирәсендә үткәрелгән казу эшләрендә гимназия, лицей, Мөслим урта мәктәбе укучылары да катнашты.
-
2 июль 2015 - 06:57Язгы чакырылыш башка районнар белән чагыштырма Мөслимдә иртәрәк төгәлләндеБүген Мөслим районында егетләрне язгы хәрби хезмәткә чакыру компаниясе төгәлләнде. Язгы чакырылышның башка районнар белән чагыштырмача иртә төгәлләнүенең сере - планда каралган 50 урынына районыбыздан 54 егет армиягә озатылды.
-
2 июль 2015 - 06:1390 яшьлек юбилярларны Россия Федерациясе Президенты котлады90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче ветераннар, традиция буенча, Россия Федерациясе Президентының котлау хаты белән бүләкләнә. Бу көннәрдә гомер бәйрәмнәрен билгеләп үткән районыбыз ветераннарына да әлеге кыйммәтле бүләк тапшырылды.