Мөслим-информ

1 июль 2015 яңалыклары

  • 1 июль 2015 - 14:59
    Мәлләтамакта 11 млн сумлык мәдәният йорты төзелә
    ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсенең директор урынбасары Рафар Шакиров Мөслимдә эш визиты белән булып китте. Рафар Мирзанурович иң элек Мәлләтамакта сафка басып килүче мәдәният йортын карады. Авыл клубы белән бер түбә астында китапханә, фельдшер бүлмәсе, җирле үзидарә урнашыр дип планлаштырыла.
    149
    0
    0
  • 1 июль 2015 - 13:54
    Мөслим "Золотое кольцо" туристик проектына кертеләчәк
    "Мөслим туган як музее" Әлмәт шәһәреннән килгән дәрәҗәле кунакны кабул итте. Көньяк-көнчыгыш икътисади-сәүдә палатасы Советы җитәкчесе Шәйхетдинов Айрат Зиннурович музей белән танышып, югары бәя бирде һәм Мөслим җирлеген "Золотое кольцо " дип исемләнгән туристик проектка кертергә тәкъдим итте.
    145
    0
    0
  • 1 июль 2015 - 13:27
    Ветеринарлар йорт хайваннарына вакцина ясатырга киңәш итә
    Район ветеринария берләшмәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, Мөслимдә 1307 баш мөгезле эре терлек, 836 эт һәм 400 песи бар. 1 июньгә кадәр районда 1 песидә һәм 1 төлкедә котыру авыруы ачыкланган.
    151
    0
    0
  • 1 июль 2015 - 12:25
    Машинаны парковкага куймаган өчен 3 мең штраф түләргә туры киләчәк
    30 июнь көнне "Мизгел" яшьләр үзәге каршында оешкан "Искра" активистлар хәрәкәте егет-кызлары "Автохам" акциясен оештырды. Район башкарма комитетының юридик бүлеге белгечләре белән берлектә алар күпфатирлы йорт ишегалларында дөрес түгел урынга парковкаланган машиналарны барлады.
    132
    0
    0
  • 1 июль 2015 - 11:22
    "Кояшкай" балалар бакчасы 500 мең сумлык грант отты
    2010-2105 елларда республикада "Киләчәк" дип исемләнгән мәгарифне үстерү стратегиясе тормышка ашырыла. Стратегия кысаларында Татарстандагы иң яхшы балалар бакчаларына грантлар тапшырыла.
    128
    0
    0
  • 1 июль 2015 - 10:19
    "Чиста су" программасы буенча су линияләре ясала
    "Мөслим инженерлык челтәрләре" ачык акционерлык җәмгыятеннән хәбәр итүләренчә, быел Мөслимдә су белән проблема юк. Бүген җәмгыять эшчеләре "Чиста су " программасы нигезендә аэропорт микрорайонында торбалар үткәрү белән шөгыльләнәләр.
    154
    0
    0
  • 1 июль 2015 - 09:22
    Район поликлинникасы эш тәртибен үзгәртте
    Ремонт башлану сәбәпле, район пооликлиникасы һәм лаборатория йогышлы авырулар бүлеге бинасына күчте. Шунысын да искәртәбез: кан алу иртәнге 7.00 сәгатьтә башлана. Поликлиникада кабул итү 8нче яртыда башлана.
    171
    0
    0
  • 1 июль 2015 - 08:20
    Машина йөртүчеләр игътибарына: Мөслимдә яңа юл билгеләр барлыкка киләчәк
    Мөслим муниципаль районында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышында яңа юл билгеләре кую мәсьәләсе каралды.
    163
    0
    0
  • 1 июль 2015 - 07:17
    1 июльдән коммуналь хезмәт өчен түләүләр артты
    1 июльдән кайбер коммуналь хезмәтләр өчен түләү тарифлары үзгәрде. Каты көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен район үзәгендә яшәүчеләр кеше башына 26 сум 49 тиен, авыл җирлекләрендә яшәүчеләр 28 сум 53 тиен түлиячәк.
    140
    0
    0
  • 1 июль 2015 - 06:09
    Белгечләр бу җәйдә җир җиләген ашарга бөтенләй киңәш итми
    Район ашыгыч ярдәм бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, соңгы көннәрдә бүлеккә аллергия белән мөрәҗәгать итүчеләр саны шактый арткан.
    132
    0
    0
  • 1 июль 2015 - 05:20
    Рафар Шакиров төзелеш эшләренә уңай бәя бирде
    Кичә Мөслимдә эш визиты белән ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсенең директор урынбасары Рафар Шакиров булды.
    613
    0
    0
  • 1 июль 2015 - 05:00
    Әмәкәй авылында булган җинаять эшенең төгәл фактлары ачыкланды
    28 июньдә Әмәкәй авылында коточкыч җинаять кылына. Бергә утырып эчкәннән соң, ике шешәдәш дус - Р. белән А. "яшел елан" тагын кирәк дигән фикергә килә. Берсе икенчесенә, кибеткә барып аракы алып килү өчен, 96 сум акча бирә.
    138
    0
    0
Реклама
Реклама