Мөслим-информ

29 июнь 2015 яңалыклары

  • 29 июнь 2015 - 16:24
    Симәк авылында яңа парк булдырылды
    Быел Симәк авыл җирлегендәге посадкаларга өч меңләп яшь наратлар утыртылды. Бу көннәрдә мәдәният йорты, клуб, китапханә һәм авыл җирлеге хезмәткәрләре үсентеләрне тәрбияләү: рәт араларында туфрак йомшарту, чүп үләннәреннән арындыру белән мәшгуль.
  • 29 июнь 2015 - 15:22
    141 кешедә төрле авыруларга шик табылган
    Мөслим поликлиникасыннан хәбәр итүләренчә, быел план нигезендә 3716 кеше диспансерлаштыру узарга тиеш булып, әлегә 1220 кеше бу процедураны үткән. Шулар арасыннан 141 кешедә төрле авыруларга шик булып, икенче этапка тикшерелергә төрле шәһәрләргә юллама бирелгән.
  • 29 июнь 2015 - 14:17
    Җәйнең яме гөлләр белән
    Шуганка авылы китапханәчесе Илүсә Исламова авыл балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр белән "Җәйнең яме гөлләр белән" исемле әңгәмә-күзәтү үткәрде. Балалар бакчадагы гөлләр белән таныштылар, җәй турында китаплар карадылар.
  • 29 июнь 2015 - 13:09
    Авыл урамнары димәссең?
    Алексеевск районының "Алексеевскдорстрой" оешмасы егетләре район үзәгенең Тукай, Кооператив урамнарындагы катлы йорт ишегалларының керү өлешен эшли, асфальт җәя. Шашин, Яшьләр, Красноармейская урамнарында да әлеге оешма асфальт жәячәк.
  • 29 июнь 2015 - 12:04
    Хезмәтен хөрмәтләп
    Агропромышленность комплексында күпьеллык намуслы хезмәте өчен җаваплылыгы чикләнгән "Сөт иле" җәмгыяте "Ык" филиалының кадрлар бүлеге инспекторы Хантимерова Рәфидә Миргаләү кызы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәтенә лаек булды.
  • 29 июнь 2015 - 11:02
    Кыска вакыт эчендә баю теләге төрмәгә илтә
    24 июнь көнне Россия Эчке Эшләр Министрлыгының ТР буенча бүлеге хезмәткәрләре РФ ФСБ вәкилләре белән берлектә законсыз рәвештә сыйфатсыз алкоголь белән сәүдә итүне оештырган җиде Казан кешесен тоткарлаган.
  • 29 июнь 2015 - 10:00
    Мөслимдә наркотик матдәләре булган үсемлек үстерүчеләр турында ышаныч телефонына хәбәр итәргә була
    25 майдан Мөслим районы территориясендә "Мәк-2015" операциясе башланды. Ул ике этапта: 25 май - 31 июль һәм 11 август - 31 октябрь көннәрендә узачак. Россия Эчке Эшләр Министрлыгының Мөслим районы буенча бүлеге гражданнарга мөрәҗәгать итә!
  • 29 июнь 2015 - 09:23
    "Урман иле" лагеренә юллама бәясе 2111 сум
    "Урман иле" ял һәм сәламәтләндерү лагереның 2 сменасына юлламалар сату дәвам итә. 4 июльдә башланачак сменаның әти-әтиләр түли торган кертем өлеше 2111 сум тәшкил итә.
  • 29 июнь 2015 - 08:18
    Имтиханнар тәмам: нәтиҗәләр нинди?
    Мәктәпләрдә уку елы тәмамланганга бер ай вакыт үтеп китте. Кемнәрдер җәйге ялларда булса, 9 һәм 11 сыйныф укучылары ай дәвамында имтихан тапшырды.
  • 29 июнь 2015 - 07:44
    Закон җәяүлеләрдән төнге вакытта ялтыравыклы кием киюне таләп итә
    1 нче июльдән җәяүлеләр өчен яңа закон гамәлгә керә. Караңгы вакытта урамда, авыл эченнән башка җирләрдә йөргәндә җәяүленен киемендә ялтыравыклы элементлар (отражатель) булырга тиеш.
  • 29 июнь 2015 - 06:42
    Район поликлинникасында 70 млн сумга якын ремонт ясалачак
    Район үзәк хастаханәсендә капиталь ремонт дәвам итә. Ремонтның икенче этабында поликлиника зур үзгәрешләр кичерәчәк. Моның өчен хастаханәгә республика бюджетыннан 66 млн. сум күләмендә акча кайта.
  • 29 июнь 2015 - 05:39
    Узган елны районда янгын саны 5 тапкырга күбрәк булган?!
    Көннәрнең эссе, һаваның бөркү торуы янгын куркынычын тудыра. Ел башыннан җирлегебездә 3 янгын очрагы теркәлде. Үткән ел бу вакытка әлеге сан 15 иде! Соңгы янгын 7 нче июнь көнне Иске Карамалы авылында булды.
  • 29 июнь 2015 - 05:31
    МТВ 27.06.2015
  • 29 июнь 2015 - 04:49
    Праймериз тәмам: җиңүче - Рөстәм Миңнеханов
    27 июнь көнне Татарстанда республика Президенты вазифасына "Бердәм Россия" партиясеннән кандидатлар тәкъдим итү буенча праймериз тәмамланды. Әлеге чарада Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов җиңү яулады.
Реклама
Реклама