Яшәгән җирлегебезне тагын да төзекләндерү, яшелләндерү максаты белән быел гына да район үзәгендә 1500нан артык куак, 1600 чамасы агач утыртылды. Агачны утырту белән генә эш төгәлләнми. Үсентеләрне тәрбияләргә дә кирәк. Озак вакыт яңгыр булмау сәбәпле, агачлар корырга мөмкин. Шуны күздә тотып, районда яшәүчеләр арасында конкурс та игълан ителде.