19 июнь 2015 яңалыклары
-
19 июнь 2015 - 14:27Сал. Мухан егет-кызлары район тарихын өйрәнәҖәйге каникуллар чорында мәктәп яны лагерьлары балаларның шат авазларыннан тынып тормый. Экскурсияләргә, табигать кочагына чыгу бу ялларны тагын да күңелле итә.
-
19 июнь 2015 - 12:16Метрәй авылы зиратында XVIII гасыр ташлары табылганПрофессор Альберт Борһанов Мөслим районы тарихын җентекләп өйрәнә дип хәбәр иткән идек инде. Кичә ул эзләнүләрен дәвам итеп, Салауз Мухан авылында булды.
-
19 июнь 2015 - 10:095 июнь көне туйларга бай булганБу җәйдә иң күп туйлы көн 5 июньгә туры килде, дип хәбәр итәләр районның гражданлык хәле актларын теркәү бүлегеннән.
-
19 июнь 2015 - 09:35Чыгарылыш сыйныф укучылары район җитәкчелеге белән очраштыБүген "Мизгел" яшьләр үзәгендә район башлыгы Рамил Муллин 11 класс укучылары белән очрашты. Очрашу интерактив формасында үтте. "Әти-әниләрегез тормышыгызга нигез салды. Алдагы тормышыгыз - бары тик сезнең кулда. Шуңа күрә дөрес юл сайларга тырышыгыз", - диде район башлыгы үз чыгышында.
-
19 июнь 2015 - 08:30Газ котеллары өчен түләү дә проблемага әверелдеУзган елны районда урнашкан күпфатирлы йортларның барысына да диярлек инвидуаль җылылык системасы урнаштырылды. Ике контурлы газ котеллары ярдәмендә бүген фатир хуҗасы үз өендәге җылылыкны үзе контрольдә тота ала. Билгеле, бу төр җиһаз өчен һәр фатирга түләү билгеләнде.
-
19 июнь 2015 - 08:15Ә сез кайда су керәсез?Җәй җитү белән Ык буе әрәмәсе мөслимлеләрнең яраткан ял итү урынына әверелә. Бигрәк тә җәйге каникулда булган укучылар җыелышып су керергә ярата. Беренче карашка, елга яисә башка сулыкта су коенган адәм баласына әллә ни куркыныч янамый да кебек. Статистик мәгълүматлар гына уйланырга мәҗбүр итә. Ел башыннан алып республикада 28 суга...
-
19 июнь 2015 - 07:02Рамазан ае: һәрберегез изгелек кылыгыз!Җир өстенә Аллаһының изге ае килде, әмма әлеге мизгелләрдә безнең күңелләрдә нинди хисләр яши? Шатлык-сөенеч хисләреме, әллә борчу-кайгылармы? Әлбәттә, өйгә зур кунак килгәндә борчылмый да булмый, ләкин Аллаһының кунагын ислам дөньясы, түземсезлек белән сагынып, шатлык илә көтеп алырга тиеш.
-
19 июнь 2015 - 06:19Табында үзарасалым акчасына юллар ремонтланаТүбән Табын авылының Бакча урамына гравий түшәлде. Авылның башка урамнарын да тигезләп чыгарга планлаштыралар. Моннан тыш Тегермәнлек авылында 500 метр озынлыгында гравий юл салынды.
-
19 июнь 2015 - 06:14Яңа Сәет авылында "фанфурик" сатучы тоткарланган18 июньдә алкоголь продукциясен җитештерү, куллану һәм аның сыйфатын тәэмин итүне контрольдә тоту буенча дәүләт инспекциясе Яңа Сәет авылының бер кибетендә 100 граммлы шешәләрдә түбән сыйфатлы спиртлы эчемлекләр сатылуын ачыклады.
-
19 июнь 2015 - 05:09Мул уңыш алу өчен ел уңышлы килдеме? (синоптиклар фаразы)Быелгы җәйнең һава торышы басу-кырлардагы игеннәргә уңай мөхит тудыра, диләр синоптиклар. Бу яктан карасаң, елны уңышлы килде дит әйтергә була.