19 июнь 2015 яңалыклары
-
Сал. Мухан егет-кызлары район тарихын өйрәнә
Җәйге каникуллар чорында мәктәп яны лагерьлары балаларның шат авазларыннан тынып тормый. Экскурсияләргә, табигать кочагына чыгу бу ялларны тагын да күңелле итә.
-
МТВ 6.06.2015
-
Поздравления 3.06.2015
-
"Сабак булсын" (3.06.2015)
-
"Авыл сулышы" (3.06.2015)
-
МТВ 3.06.2015
-
Метрәй авылы зиратында XVIII гасыр ташлары табылган
Профессор Альберт Борһанов Мөслим районы тарихын җентекләп өйрәнә дип хәбәр иткән идек инде. Кичә ул эзләнүләрен дәвам итеп, Салауз Мухан авылында булды.
-
5 июнь көне туйларга бай булган
Бу җәйдә иң күп туйлы көн 5 июньгә туры килде, дип хәбәр итәләр районның гражданлык хәле актларын теркәү бүлегеннән.
-
Чыгарылыш сыйныф укучылары район җитәкчелеге белән очрашты
Бүген "Мизгел" яшьләр үзәгендә район башлыгы Рамил Муллин 11 класс укучылары белән очрашты. Очрашу интерактив формасында үтте. "Әти-әниләрегез тормышыгызга нигез салды. Алдагы тормышыгыз - бары тик сезнең кулда. Шуңа күрә дөрес юл сайларга тырышыгыз", - диде район башлыгы үз чыгышында.
-
Газ котеллары өчен түләү дә проблемага әверелде
Узган елны районда урнашкан күпфатирлы йортларның барысына да диярлек инвидуаль җылылык системасы урнаштырылды. Ике контурлы газ котеллары ярдәмендә бүген фатир хуҗасы үз өендәге җылылыкны үзе контрольдә тота ала. Билгеле, бу төр җиһаз өчен һәр фатирга түләү билгеләнде.
-
Ә сез кайда су керәсез?
Җәй җитү белән Ык буе әрәмәсе мөслимлеләрнең яраткан ял итү урынына әверелә. Бигрәк тә җәйге каникулда булган укучылар җыелышып су керергә ярата. Беренче карашка, елга яисә башка сулыкта су коенган адәм баласына әллә ни куркыныч янамый да кебек. Статистик мәгълүматлар гына уйланырга мәҗбүр итә. Ел башыннан алып республикада 28 суга...
-
Рамазан ае: һәрберегез изгелек кылыгыз!
Җир өстенә Аллаһының изге ае килде, әмма әлеге мизгелләрдә безнең күңелләрдә нинди хисләр яши? Шатлык-сөенеч хисләреме, әллә борчу-кайгылармы? Әлбәттә, өйгә зур кунак килгәндә борчылмый да булмый, ләкин Аллаһының кунагын ислам дөньясы, түземсезлек белән сагынып, шатлык илә көтеп алырга тиеш.
-
Табында үзарасалым акчасына юллар ремонтлана
Түбән Табын авылының Бакча урамына гравий түшәлде. Авылның башка урамнарын да тигезләп чыгарга планлаштыралар. Моннан тыш Тегермәнлек авылында 500 метр озынлыгында гравий юл салынды.
-
Яңа Сәет авылында "фанфурик" сатучы тоткарланган
18 июньдә алкоголь продукциясен җитештерү, куллану һәм аның сыйфатын тәэмин итүне контрольдә тоту буенча дәүләт инспекциясе Яңа Сәет авылының бер кибетендә 100 граммлы шешәләрдә түбән сыйфатлы спиртлы эчемлекләр сатылуын ачыклады.
-
Мул уңыш алу өчен ел уңышлы килдеме? (синоптиклар фаразы)
Быелгы җәйнең һава торышы басу-кырлардагы игеннәргә уңай мөхит тудыра, диләр синоптиклар. Бу яктан карасаң, елны уңышлы килде дит әйтергә була.