Мөслим-информ

18 июнь 2015 яңалыклары

  • 18 июнь 2015 - 15:31
    Пенсия алуның яңа кагыйдәләре гражданнарга пенсия таныклыгы бирүне күздә тотмый
    Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлекчәсе хәбәр итүенчә, 2015 нче елның январеннән "Иминият пенсияләре турында" федераль закон үз көченә керде. Закон нигезендә пенсияләрне билгеләү, урнаштыру, кабаттан исәп-хисап ясау, төзәтү кертүләргә яңа кагыйдәләр кертелде. Кагыйдә нигезендә пенсия таныклыгы бирү каралмаган. Үзгәрешләр лаеклы ялга китүчеләргә, туйдыручысын югалту, яки инвалидлык буенча пенсиягә чыгучыларга...
  • 18 июнь 2015 - 14:28
    Мөслимдә баласын кыйнаган бер анага карата җинаять эше ачылган
    Район прокуратурасы 41 яшьлек Салашкина Ләйсәниягә карата ачылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклап чыкты. Ул Россия Федерациясе җинаятьләр кодексының 117 маддәсе 2 бүлеге "г" п (җәфалау, интектерү,физик һәм психик газаплау, бәлигъ булмаган затны системалы рәвештә кыйнау) һәм 156 маддәсендә каралган (бәлигъ булмаган баланы тәрбияләүдә әти-әни бурычын үтәмәү, балага карата...
  • 18 июнь 2015 - 13:26
    Гомуми эш стажына җәза үтәү вакытында төзәтү эшләрендә эшләгән вакыт керә
    2002 нче елның январеннән Россия Федерациясе гражданнарын пенсия белән тәэмин итү "Иминият пенсияләре турында"гы (№400-ФЗ 12.12.2013), "Россия Федерациясендә хезмәт пенсияләре турында"гы (№173-ФЗ 17.12.2001) Федераль законнар нигезендә башкарыла.
  • 18 июнь 2015 - 12:24
    Мөслимдә укучылар катнашында археологик тикшеренүләр башланачак
    Бу көннәрдә Мөслимдә ТР Фәннәр академиясенең татар-болгар цивилизациясе тарихы бүлеге җитәкчесе Альберт Борһанов кунакта. Күпсанлы археологик эзләнүләр җитәкчесе булурак ул безнең районда да берничә айга сузылган тикшерү эшләре алып барачак.
  • 18 июнь 2015 - 10:50
    Мөслимдә яшьләр көне июль ахырында узачак
    27 июнь Россиядә яшьләр көне буларак билгеле. Безнең районда яшьләр фестивале, гадәттәгечә, июль ае ахырында яисә август башында узачак.
  • 18 июнь 2015 - 09:46
    Ял белән бергә хезмәтне бәйләп
    Лицейда 27 июньнән хезмәт лагеры эшли башлый. 3 атналык лагерьда 50 бала ял итәчәк. Ял белән бергә хезмәтне бәйләп, укучылар өчен күңелле каникул ясарга уйлый лагерь җитәкчесе Альберт Иванов. Лагерьга 4-8 нче сыйныф укучылары йөриячәк.
  • 18 июнь 2015 - 08:43
    24 июнь көнне укучылар мәктәп белән хушлашачак
    24нче июнь көнне районның барлык мәктәпләрендә дә чыгарылыш кичәләре узачак. 11нче сыйныфны тәмамлаган 136 кыз һәм егет өчен әлеге бәйрәм олы юлга бер адым булып тора.
  • 18 июнь 2015 - 07:51
    Мари Бүләр авылында мәктәп яны лагере эшли
    Мари Бүләр урта мәктәбендә оештырылган көндезге мәктәп яны лагерына барысы 25 бала йөри. Лагерьны оештыручылар программа нигезендә көн саен төрле чаралар оештыралар. "Әкиятләр көне" һәм "Китап укучылар көне" авылда күптән түгел генә ачылган яңа клуб бинасында үткәрелгән.
  • 18 июнь 2015 - 06:44
    Ял да итәләр, хезмәттә дә чыныгалар
    Балаларның җәйге ялларын кызыклы һәм файдалы итү максатыннан районда төрле лагерьлар оештырыла, конкурслар, бәйгеләр, чаралар үткәрелә. Быел да республикада беренчеләрдән булып, 1 июньдә - балаларны Халыкара яклау көнендә, лагерьлар эшли башлады. Җәй дәвамында барлыгы 590 баланың ялын оештыру күздә тотыла.
  • 18 июнь 2015 - 06:01
    Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре зур бүләккә ия булды
    Авыл хуҗалыгы тармагында күпьеллык намуслы хезмәте һәм ат спортын үстерүгә керткән зур өлеше өчен атчылык белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәр Вәлиев Фазаел Мөхәмәт улы, авыл хуҗалыгы тармагында күпьеллык намуслы хезмәте һәм һөнәри эшчәнлегендә югары күрсәткечләр өчен җаваплылыгы чикләнгән "Органик Групп Урожай" җәмгыяте экономисты Фәттахов Равил Хәмит улы ТР Авыл хуҗалыгы һәм...
  • 18 июнь 2015 - 04:53
    Яр Чаллы сабантуенда Яңа Сәет аты өченче урынга чыкты
    Яр Чаллы Сабантуендагы ат чабышларында безнең районнан да катнашучылар булды. Мәлләтамак авылында яшәүче Минтаһир Сабировның Черноморы, җирлегебез данын яклап, олы яшьтәге атлар арасында беренче урынны яулады. Яңа Сәеттән Мирзафатыйх Мирзасалиховның Арагоны өченче урынга чыкты.
Реклама
Реклама