15 июнь 2015 яңалыклары
-
15 июнь 2015 - 15:23Бәйрәмгә багышлап футбол матчыУзган атнаның җомга көнендә илебез халкы Россия көнен билгеләп үтте. Шул уңайдан күп җирдә бәйрәм тантаналары, концертлар узды. Мөслимлеләр исә илебезгә карата мәхәббәтен спорт уеннары аша тасвирлады.
-
15 июнь 2015 - 13:11Мөслим телевидениесе атчылар турында чираттагы репортажын әзерлиБилгеле булганча, соңгы вакытта ат асраучыларга карата районда игътибар артты. Район җитәкчелеге Рамил Муллин сүзләренчә, әлеге төр шөгыльне үз итүчеләрне берләштереп, ат сөючеләр клубы булдыру яшьләр өчен дә бер ял итү урыны булыр иде.
-
15 июнь 2015 - 10:43"Урман иле" лагере ачылды15 июньнән Нарат Асты авылының "Урман иле" ял һәм сәламәтләндерү лагереның беренче сменасы башланды. Ул физик чыныгу юнәлешендә булачак. 18 көн дәвамында әйдаманнар җитәкчелегендә балалар төрле спорт чараларында катнашачак, көн дәвамында саф һавада күңел ачачак.
-
15 июнь 2015 - 07:38Егетләр китә солдаткаХәрби хезмәткә чакырылыш кампаниясе дәвам итә. 14 июнь көнне Мөслимнең тугыз егете армия сафларына китте. Шуларның сигезе Мәскәү өлкәсе Сергиев Посадта урнашкан хәрби частькә алыныр, дип көтелә.
-
15 июнь 2015 - 05:27Исламовлыларның һәр минуты исәптәАвыл хуҗалыгында эшнең ел әйләнәсе туктап торасы юк. Язгы чәчү тәмамланырга да өлгермәде, тигез шытымнар биргән чәчүлек мәйданнар тәрбияләү башланды. Шуның белән бергә тагын бер мөһим кампания старт алды. Бүген кышкылыкка малларга азык әзерләү бара. "Исламов" фермер хуҗалыгында да актив төстә печән әзерләнә. Печәнчеләр генә түгел, мал-туарны кышлату, техниканың төзеклеге...