Мөслим-информ

28 май 2015 яңалыклары

  • 28 май 2015 - 14:53
    Җиңүчеләр Әмәкәйдә
    2014-2015 уку елы елында Мәскәүдә икенче тапкыр читтән торып үткәрелүче "Сәләтлеләр иле" Бөтенроссия фән олимпиадасында Әмәкәй урта мәктәбенең 9 сыйныф укучылары Алия Вәлиева, Алсу Җәлилова рус әдәбияты, 10 сыйныф укучысы Азилә Насретдинова рус теле фәненнән Россиякүләм 1 дәрәҗә җиңүче дипломнарына лаек булдылар.
  • 28 май 2015 - 11:49
    Балалар өчен җәйге лагерьлар эшлиячәк
    Җәйге каникуллар вакытында балаларның ялларын күңелле һәм файдалы итеп оештыру быел да планлаштырыла. 1 июньнән 9 мәктәп базасында 21 көнлек мәктәп яны лагерьлары ачылачак.
  • 28 май 2015 - 09:45
    Мөслимлеләр - балалар фестивалендә
    Фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан 15-17 май көннәрендә Васльево бистәсенең "Сосновый бор" лагеренда "Инициатива - 2015" исеме астында балалар иҗтимагый оешмасының республика күләм фестивале уздырылды. Фестивальдә Мөслим лицее укучылары Ралина Латыйпова, Айсылу Латыйпова, Виктория Фазылова катнашты.
  • 28 май 2015 - 07:42
    Пенсия фонды гаризалар кабул итә
    Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлекчәсе хәбәр итүенчә, ана капиталы хисабыннан бер тапкыр бирелә торган 20000 сум тәшкил итүче түләүләргә гаризалар кабул ителә башлады.
  • 28 май 2015 - 05:39
    “Хәтер картасы” дип аталган бөтенроссия проектына старт бирелде
    «Мәгариф» нәшрияте тарафыннан, мәктәп укучылары арасында уздырылучы, "Хәтер картасы" дип аталган бөтенроссия проектына старт бирелде. Проектта катнашу өчен, Бөек Ватан сугышына багышланган һәйкәлләрне фотога төшерергә һәм сайтка урнаштырырга кирәк.
Реклама
Реклама