25 май 2015 яңалыклары
-
"Сак булыгыз - балалар"
15 нче майдан алып 15 июньгә кадәр республика буенча "Сак булыгыз - балалар" операциясе игълан ителде. Балаларның җәйге каникул чорында үткәрелүче әлеге профилактик чара бигрәк тә мөһим.
-
Бөтенроссия конкурсы
Балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлеге укучысы Валерия Батршинаның иҗат уңышлары исемлегенә тагын бер җиңү өстәлде. Валерия "Рассударики" Бөтенроссия конкурсының "Музыкаль иҗат" номинациясендә 1 урынны алды һәм җиңүче дипломы белән бүләкләнде. Укытучысы - Румия Деникаева.
-
Диплом
Баланлыдан Илүсә Исламова яшьләргә патриотик тәрбия бирү программаларын тормышка ашыруга керткән өлеше һәм Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Россия патриотларын үстерәбез" Бөтенроссия конкурсының республика этабында актив эшчәнлеге өчен "Татарстан Республикасы ветераннары союзы" республика иҗтимагы оешмасы рәисе, конкурсның жюри рәисе генерал-майор А.Юлдашевның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
Без Болгарда
Матбугат үзәге коллективы һөнәри бәйрәмебезгә бүләк йөзеннән изге Болгар җиренә сәяхәткә барды. Болгар дәүләт тарих - архитектура музей тыюлыгында безнең җаннарыбыз ерак үткәннәребез белән тоташкандай булды. Шундый изге урынның һәм матурлыкның үзебездә - Татарстан җирендә булуы белән горурландык.
-
Эфир 23.05.2015
-
Лагерьдә җинаятьчелек
2015 елның апрель башында билгесез затлар тарафыннан "Урман иле" ял һәм сәламәтләндерү лагеры корпусларыннан электр үткәргечләре урланган. Район башлыгы тарафыннан үткәрелә торган җыелышларда эчке эшләр бүлегенә гаеплеләрне табу һәм җаваплылыкка тарту бурычы куелды. Кабель урлау факты буенча полиция хезмәткәрләре тарафыннан, җинаять составы булмау сәбәпле, җинаять эше кузгатылмаган. Тикшерүче фикеренчә, бу...
-
Музейга бүләк
"Туган як" музеена Мөслим районы тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары Сәрия Мирзаянованың шәхси картиналарын бүләк иттеләр. Сәрия Мирзаянова үзе дә озак еллар тэрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән шәхес.
-
Мөслимлеләр "Каравон" да
Татарстанның Лаеш районы Никольское авылында ХXIII "Каравон" Бөтен Россия рус фольклоры фестивале узды. Анда безнең районнан Михайловка авылы "Рябинушка" рус халык фольклор ансамбле чыгыш ясады.