Реклама
16 май 2015 яңалыклары
-
МТВ 16.05.2015.
-
Белем сыйфаты югары булсын!
15 нче май көнне мәгариф идарәсенең актлар залында мәктәп җитәкчеләре киңәшмәсе үткәрелде. Киңәшмәдә районда белем сыйфатын күтәрү мәсьәләләре турында сөйләшенде. Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ларис Бариев үзенең чыгышында мәктәп җитәкчеләренең белем сыйфаты өчен җаваплылыгына басым ясады.
-
Китапханәләр дә вакыт белән бергә атлый
Мәктәп китапханәчеләре Мөслим гимназиясендә семинарда катнаштылар. Алар гимназия китапханәсе белән таныштылар. Китапханәче "Буктрейлер- китап тәкъдим итүне яңа формасы" дигән мастер-класс күрсәтте.
-
Пенсия фонды хәбәр итә
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлекчәсе хәбәр итүенчә, ана капиталы хисабыннан бер тапкыр бирелә торган 20000 сум тәшкил итүче түләүләргә гаризалар кабул ителә башлады.
-
Хезмәтен хөрмәтләп
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан "ПРОСТО МОЛОКО" ИК җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "Мөслим майсызландырылган коры сөт заводы" филиалы бухгалтеры Вагыйзова Клара Дәүләт кызы район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.