Реклама
13 май 2015 яңалыклары
-
Яшьләр "яшел" Мөслим яклы
12 май көнне "Мизгел" яшьләр үзәге хезмәткәрләре "Искра" активистлар хәрәкәте белән берлектә Бакча урамына утыртылган декоратив агачларга су сипте. Шул ук вакытта яшьләр шушы урамда яшәүчеләрне агачларны сакларга, үз үрнәкләрендә даими рәвештә су сибеп үстерергә чакырды.
-
Үсәбез, үзгәрәбез!
Региональ башкарма власть органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге буенча 2014 ел нәтиҗәләре нигезендә Татарстан инде бишенче тапкыр беренче урынны ала. 2015 нче елның 7 маенда узган Россия Федерациясе утырышында әлеге рейтингның нәтиҗәләре игълан ителде.
-
Мөслимдә иң матур чишмәне билгелиячәкләр
Җирлегебездәге чишмәләрне саклау, торгызу һәм тәртиптә тоту, табигатькә сак караш тәрбияләү, халыкны эчә торган чиста су белән тәэмин итүдә чишмәләрнең әһәмиятен арттыру максатында район Башкарма комитеты чишмәләрне төзекләндерү буенча конкурс игълан итте. Ул 2015 нче елның 10 апреленнән 2015 нче елның 15 августына кадәр үткәрелә. Конкурста физик затлар һәм оешмалар...
-
Мөслимлеләр - "Талантлар иле" проекты җиңүчеләре
«Талантлар иле» Россиякүләм социаль проектының нәтиҗәләре билгеле булды. Сәләтле балалар үзәгендә шөгыльләнүче 48 укучы әлеге бәйгедә катнашты.
-
Райондашларыбыз үз мәктәпләренә ярдәм күрсәтә
"Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" акциясе дәвам итә. Акция кысаларында эшмәкәр Фаит Шәймурзин Мөслим лицее ишегалдына туя агачлары утырту өчен 10 мең сум күләмендә акча биргән. Руслан Иванов Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек йөзеннән мәктәпкә баннерлар алырга ярдәм иткән.