Мөслим-информ

12 май 2015 яңалыклары

  • 12 май 2015 - 14:33
    Исәнсеф авыл җирлегендә праймериз узды
    2015 елның 13 сентябрендә Бердәм тавыш бирү көнендә республикада Татарстан Президентын һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар була. Тат.Бүләр авылында узган очрашу муниципаль сайлауларга әзерлек кысаларында үткәрелде.
    310
    0
    0
  • 12 май 2015 - 14:27
    Полиция хезмәткәрләре коллегаларын искә алды
    Узган атнада район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында катнашып, туган якларына кайткач вафат булган коллегалары каберләрен зират кадылар. Ветераннар истәлегенә чәчәкләр салдылар. Әлеге чарада ветераннарның туганнары да катнашты.
    273
    0
    0
  • 12 май 2015 - 12:01
    9 сыйныф укучылары сынау тота
    Бүген район мәктәпләренең 9 нчы сыйныф укучылары гимназия базасында татар теленнән бердәм дәүләт имтиханын тапшыра. Бу - укучыларның әле тәүге имтиханы гына. Аны бүген 219 укучы тапшыра. Чираттагы имтиханнар соңгы звонок бәйрәмнәреннән соң старт алачак.
    289
    0
    0
  • 12 май 2015 - 09:58
    Төрле тармак остазлары белән очрашу узачак
    14 нче май көнне район үзәк китапханәсендә "Кунакчыл йортта кунак бар" исемле зур чара үткәрелә. Монда "Оста барда өйрәнеп кал" исемле оста куллар күргәзмәсе дә эшләячәк, төрле үләннәрдән чәйләр дә тәкъдим ителәчәк.
    274
    0
    0
  • 12 май 2015 - 07:15
    Якташыбызның җырлары дөнья күрде
    Райондашыбыз - Түбән Табын авылыннан Гөлсылу Газизованың бер-бер артлы чыккан шигырьләр җыентыгын шигырь сөючеләр көтеп алды. Шушы көннәрдә аның сүзләренә язылган "Очрашулар булмас, соң инде", "Зарыгып көтәм" җырлары дөнья күрде.
    254
    0
    0
  • 12 май 2015 - 06:45
    Җиңү кайтавазы – мәңгелек
    Бәйрәмдә катнашучыларны табигать-ана чын мәгънәсендә чыдамлылыкка сынады. Туктаусыз яуган яңгыр, көчле җил, үзәккә үтәрлек суык тантананы үткәрүгә киртә була алмады. Безгә җиңү яулап биргән буынга хөрмәт, патриотизм хисләре барыннан да өстен иде, һәркемнең кәефе күтәренке булды.
    352
    0
    0
  • 12 май 2015 - 04:36
    Полиция балалар иминлеге сагында
    Россия Эчке Эшләр Министрлыгы игълан иткән "Полиция балалар сагында" акциясе кысаларында 16 май көнне ышаныч телефоны эшлиячәк. 10.00-16.00 сәгатьләрдә министрлыкның Татарстан буенча бүлеге базасында урнашкан телефонга балалар төрле мөрәҗәгатьләре белән шалтырата ала. Ышаныч телефоны номеры: (843) 291-25-50 .
    325
    0
    0
Реклама
Реклама