7 май 2015 яңалыклары
-
7 май 2015 - 15:08Дәүләт ярдәме белән мәдәният йортлары ремонтланаАвыл мәдәният учакларына капиталь ремонт программасы кысаларында Иске Карамалы мәдәният йортында март аенда ук колачлы ремонт эшләре башланып китте. Капиталь ремонт өчен республика бюджетыннан 4 млн сумнан артык финанс бүлеп бирелде.
-
7 май 2015 - 12:58Спонсорлар ярдәме беләнТамырлары белән Иске Карамалыдан булган Зәкиҗан Исламов һәм аның игелекле уллары Илгиз белән Илдус Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлары истәлегенә күтәрелгән обелискны яңарту өчен зур күләмдә спонсорлык ярдәме күрсәттеләр.
-
7 май 2015 - 09:25Пенсиягә чыгучы затлар белән эш пенсиягә хокук барлыкка килгәнче 12 ай алдан башланаПенсия бүлегендә гомуми нигезләрдә пенсиягә чыгучы затлар белән эш пенсиягә хокук барлыкка килгәнче 12 ай алдан башлана (картлык буенча иминият пенсиясенә алдан китүчеләр өчен - 24 ай алдан).
-
7 май 2015 - 07:09"Сугыш чоры балалары" китабыҖиңүнең 70 еллыгын каршылап Вәрәбаш мәктәбендә бик күп чаралар узды. 40 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган укытучы Тәзкирә апа "Сугыш чоры балалары" исемле китап язды.
-
7 май 2015 - 06:37Бүген радио дип янып йөрүчеләрнең, ягъни безнең һөнәри бәйрәм!Билгеле булганча, 1895 елның 7 май көнендә танылган Россия физигы Александр Попов беренче радиоэлемтә сеансын гамәлгә ашыра. Шул көннән алып, 7 май - радионың туган көне буларак билгеләп үтелә. Димәк, "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте филиалы Мөслим матбугат үзәге составында эшләүче Мөслим радиосы хезмәткәрләре дә бүген һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
-
7 май 2015 - 05:03Апрель аенда 19 бала туганРайонның гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге ясаган айлык нәтиҗәләр буенча җирлегебездә апрель аенда 19 бала туган. Шуларның 12се - малай, 7се - кыз бала. 30 кеше якты дөнья белән хушлашкан. Ел башыннан 35 пар язылышкан, 15 гаилә таркалган.