Мөслим-информ

6 май 2015 яңалыклары

  • 6 май 2015 - 14:12
    Онытырга хакыбыз юк!
    28 апрель көнне Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов Татарстанның төрле районнарында гомер итүче Бөек ватан сугышы һәм тыл ветераннарына "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" юбилей медальләрен тапшырды.
  • 6 май 2015 - 12:37
    9 май көнне кайбер урамнар автотранспорт өчен ябылачак
    Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнү һәм үткәрү планы нигезендә 9 май көне район үзәгенең кайбер урамнарында транспорт хәрәкәтенә чикләүләр кертелә.
  • 6 май 2015 - 11:55
    Район делегациясе Президент белән очрашуга барачак
    7 май көнне Татарстан Республикасы Президенты катнашында үтә торган Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган республика бәйрәм чарасында Мөслим районыннан район башлыгы Р.Муллин җитәкчелегендәге делегация катнаша.
  • 6 май 2015 - 11:23
    Яңа утыргычларда ял итеп өлгердек!
    Яз җитү белән җирлегебез яшеллеккә күмелде. Язгы матурлык өстенә, урамнарыбыз да көннән көн матурлана. Узган елны район үзәгенең Пушкин урамында брусчатка җәелүен инде белмәгән кеше юктыр. Бүген биредә оригиналь дизайн буенча эшләнгән утыргычлар пәйда булды.
  • 6 май 2015 - 09:58
    Авыл халкы карга боткасына җыелды
    Тугаш авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә "Яз һәм хезмәт" бәйрәме унаеннан кече яшьтәге балалар һәм укучылар белән "Карга боткасы" бәйрәме уздырдылар. Әлеге чара уеннар, төрле күңел ачу чаралары белән үрелеп барды.
  • 6 май 2015 - 07:55
    Лилия Шәймиеваның “Ветеран янәшәдә яши” исемле эше икенче урынга лаек булды
    Республика күләмендә "Өлкән кешенең социаль портреты" исеме астында конкурс узды. Россиянең пенсионерлар союзы үткәргән бәйгедә журналист Лилия Шәймиеваның "Ветеран янәшәдә яши" исемле эше икенче урынга лаек булды.
  • 6 май 2015 - 05:05
    Яшьләр иминлеге сагында
    "Форпост" яшьләр берләшмәсе вәкилләре ирекле халык дружиналары белән берлектә яшьләрнең кичке ялын күзәтү белән шөгыльләнә. 1-2 май көннәрендә алар район үзәге урамнары буенча рейдка чыкты. Рейд барышында район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре дә катнашты.
Реклама
Реклама